Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар , 15:35

Пони асраучы фермерлар исемлеге ишәя

Районда терлекчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнүче 50дән артык фермер хуҗалыгы бар. Аларның һәрберсендә төрле токымлы эре мөгезле маллар, атлар асрала. Үсемчелек тармагында төрле культура үстерелә.

Пони асраучы фермерлар исемлеге ишәя
Пони асраучы фермерлар исемлеге ишәя

Әлегә кадәр Шөкшән авылында урнашкан Салават Зариповның крестьян-фермер хуҗалыгында гына төрле токымлы сыер, ат, сарык маллары күрергә була иде.  Инде бу эшкә акрынлап Дүсмәт авылындагы “Фәхретдинова” фермер хуҗалыгы да тотынды.  Айсылу Фәхретдинова моннан берничә ел элек токымлы башмаклар алып кайтып үз хуҗалыгын оештырып җибәргән иде. Бүгенге көндә сөт юнәлешен үстерүдә эшли. Хуҗалыкта җитешетерлгән сыйфатлы сөт  район кибетләре шүрлекләрендә сатыла. Булсын дип тырышып эшләгән хуҗалык башлыгы бу тармакның асылына төшенгәч, акрынлап сарыкчылык тармагын да үстереп килә. Хәзер инде бәләкәй атлар – пони  үрчетү эшенә тотынды.  Шушы көннәрдә алар җиде баш пони атлары алып кайттылар. Күпләребездә хуҗалыкта, ә ни өчен понилар үрчетергә кирәк икән, алар белән йөк ташып булмый бит, дигән сораулар туар. Фермер хуҗалыгы башлыгы Айсылу Фәхретдинова понилар турында болай ди: “Мин бу адымны эшләгәнче интернет челтәрләре аша, төрле чыганаклардан аларның әһәмияте турында белешмәләр укыдым.  Элекке гасырларда пониларны йөк ташу буенча авыр эшләрдә, шахталарда файдаланганнар. Мәсәлән, Шетланд понилары күмер шахталарында һәм җир астындагы рудникларда эшләү өчен,  безнең заманда пониларны балаларны ат спорты белән шөгыльләнү, йөрү, циркта һәм башка максатларда куллану өчен асрыйлар икән. Ә мин исә тормыш иптәшем Илнур  белән киңәшләшеп, бу атларны андый мондый спорт төре өчен түгел, ә фәкать балалар өчен үрчетергә булдым. Хәзерге заман балалары күпне белә, күп вакыт телефонда утырып, сәламәтлекләренә зыян китерәләр. Бәлки шушы бәләкәч кенә буйлы атлар аларны телефон колы булудан азат итәр. Понилар күрергә дип килгән һәр баланы алар янына алып кереп, аларга шушы бәләкәч атлар турында сөйләячәкмен. Без бит авыл балалары. Бәләкәйдән мал асрап алар янында уңай кичерешләр алып үскән кешеләр. Кайсы гына малны алсаң да алар кешегә бик тә җылы карашта. Әмма ләкин сөйли генә алмыйлар, шулай булса да хуҗасына карата булган  үзләренең тойгыларын яныбызга килеп, сырпаланып, яки мөгердәп аңлаталар. Ә понилар исә бөтенләй башкача хайван. Алар кешене күрү белән янына баралар, үзләрен сыйпаталар. Бигрәк тә инде рафинад шикәрен яраталар. Шикәр ашатсаң яныннан да китмиләр инде. Шуңа күрә килегез, күрегез, безнең понилар район балалары өчен асрала”.

Әйе, чынлап та понилар бик кунакчыл хайван булып чыктылар. Алар асралган утарга барып керү белән мине килеп сырып алдылар. Бик тыныч хайван икән, акрын гына кулны исниләр, үзләрен сыйпатырга да рөхсәт итәләр. Алар янында булып кайткач, бер төрле тынычланып та киткән сыман булдым. Бердә юкка гына әйтмиләр бит инде атлар алар кешеләрне тынычландыралар дип. Бу чынлап та шулай икән. Ат асраучы фермер хуҗалыкларда күп булдым. Ә пониларга килгәндә бөтенләй икенче төрле. Буйлары кыска булу да курку хисен югалта. Шуңа күрә пони күрәсегез килсә Дүсмәт авылына барыгыз. Анда сезне бәләкәч атлар көтеп тора.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас