Бу исә яшьләр арасында заманча аграр һөнәрләр турында мәгълүмат җиткерүгә бәйле. Шулай ук әлегә кадәр күпләр җирдә эшләү даими кул хезмәтен үз эченә ала дип саный, әмма хәзер инде күп хуҗалыкларда аграрийларның бурычларының бер өлеше инде автоматлаштырылган, ә яңа технологияләр актив рәвештә кертелүен дәвам итә. Шушы профиль нигезендә өченче санлы урта мәктәбендә янә бер агрокласс ачылган иде. Укучыларның матур, якты, заманча агро дизайнлы класста белем алсыннар өчен авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов район хакимияте белән берлектә матди ярдәм күрсәтте. Нәтиҗәдә агрокласс укучылары өчен класска капиталь ремонт эшләнде, яңа мебельләр алынды. Бу эштә агрокласс укучыларының ата-аналары да читтә калмады, алар кулларыннан килгәнчә ремонт эшенә кушылды, акчалата ярдәм күрсәтте.
Бүген исә агротармак укучылары яңа класста белем ала. Аларның сыйныф җитәкчесе Лилия Гайнетдинова шушы көннәрдә классны ачу өчен матур чара оештырды. Биредә авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов үзенең командасы авыл хуҗалыгы белгечләре, район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зинфира Булатова белән берлектә укучылар белән ачык дәрес үтте. Балалар авыл хуҗалыгы тармакларындагы һөнәр турында сөйләделәр. Баш агроном Хәлил Минһәҗев үсемчелек тармагында мул уңыш алу серләре белән уртаклашты. Аннары ветеринария станөиясе началҗнигы Роберт Кашапов малларда, йорт хайваннарында килеп чыга торган чирләр турында сөйләде һәм ветеринария хезмәткәре булу өчен кайларда уку йортлары барлыгын әйтеп китте. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы да малчылык тармагы турында агрокласс укучыларына тәфсилләп сөйләде. Ә техника, агрегатлар һәм авыл хуҗалыгы тармакларында булган бөтен җиһазлар янындагы хәвефсезлек турында инженер инспектор Илшат Ханнанов аңлатты. Гомумән авыл хуҗалыгы бик бай һәм заманча итеп әйткәндә “текә” тармак икәне турында авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов сөйләп китте. Ул чыгышында әлеге вакыттагы заманча куәтле техника белән эшләүләрен, ә киләчәктә инде махсус очып йөри торган җиһазлар белән генә чәчү эшләре башакарылуы, бөтен эшне роботлар эшләячәген дә әйтте. Авыл хуҗалыгы заман белән бергә атлавына басым ясады. Агрокласс укучылары кунаклар алдында төрле агро һөнәрне чагылдырган биюләр белән чыгыш ясадылар. Авыл хуҗалыгы белгечләре чыгыш ясаганда укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Агроклассны тәҗрибәле укытучы Лилия Гайнетдинова җитәкли. Лилия Рәфил кызының дизайнер сәләте булуы әлегә класстан ачык чагылып тора.