Күбесе аны егерме елга якын фермер хуҗалыгы җитәкчесе һәм басучылык юнәлеше буенча эшләүче буларак кына белә иде. Без барган көнне ул Кушманак авылындагы урамнарны кардан чистарту эше белән мәшгуль иде. Өлфәт Кадим улы, янына барып туктау белән, җәһәт кенә трактор кабинасыннан сикереп төшеп безнең янга юнәлде. Гомумән, Өлфәт Гайсинның хезмәт юлы белән без күптәннән таныш булсак та, аның күпкырлыгын белми идек. Ул мәктәптә укыганда ук хезмәт эшчәнлеген Мәгъдән исемендәге колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Армия сафыннан соң Уфада 139нчы санлы һөнәрчелек училищесында укып, кулына эретеп ябыштыручы документын ала. Уфа шәһәрендә заводта эшкә урнаша. Яраткан һөнәре буенча эшләве күңеленә бик хуш килсә дә, туган авылын сагынуы аңардан бер генә минутка да читкә китми. Еллар үтү белән ул туган ягына кайтып урнаша һәм, җир алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Бүгенге көндә хуҗалыкта 100 гектар чәчүлек мәйданнары бар, анда бөртекле культуралар үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр. Хуҗалык тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасы, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итүче җиһазлар сатып алына.
Гомумән, басучылык белән шөгыльләнгән фермер җир эшен яратып башкара. Җир кадерен белеп эш иткән Өлфәтнең иген басулары күкрәп утыра. Үз көче белән һәр елны бодай, арыш, арпа һәм карабодай үстерә. Кайсы гына басуына барма, анда дулкын-дулкын булып, куе яшел төстә уҗым шаулап утыра.
Үзе басучылык юнәлешен алып баруына карамастан, кыш көннәрендә кул кушырып утырмый. Авыл тормышы белән янып яши. Җәмәгать эшләре белән янәш фермер хуҗалыгы эшләрен дә алып бара. Бураннар булу белән ул үзенең Беларусь тракторы белән авыл юлларын ачуга чыга. Әлеге вакытта техника ремонты белән шөгыльләнәләр.
– Ел елга охшамый. Кайсы елны яз иртә килә. Шуңа күрә гыйнвар аенда без язга әзерлек эшләрен башлыйбыз. Иң беренче чиратта, әлбәттә, трактор ремонты инде. Бүгенге көндә Т-150 тракторын чәчүгә чыгуга хәзерлибез. Тагылма агрегатлар көздән ук әзер, шулай булса да чәчүгә чыгар алдыннан майлап чыгабыз инде. Орлыклар җитәрлек күләмдә сакка куелган иде. Көннәр җылыту белән элита сортлы орлык кайтартачакмын, – ди тынгы белмәс хуҗалык башлыгы Өлфәт Гайсин.