Терлекчеләрдән тыш кышкы чорда механизаторларның да эше тукталып тормый. Чөнки хуҗалыкларда хәзер күп эш трактор ярдәмендә башкарыла. Мал азыгы кертү, мал астын алу да махсус корылмалы тракторлар башкара. Биредә берничә ел хезмәт стажы булган тәҗрибәле механизаторлар эшли. Мәсәлән, кырык елга якын механизатор булып эшләүче Роберт Зиннуров – биредә алтынчы ел. Ул МТЗ тракторы белән идарә итә. Мал азыгы ваклый торган махсус тагылма агрегат та аның җаваплылыгында. Роберт Мәнәф улы иртә белән яраткан эш урынына ашыга. Ул Силасау авылыннан килеп эшли.
– Көн буена шушында фидлотта уза вакытым. Иртә белән килеп маллар алдына азык таратып чыгам. Бер рейс кына азык җитми. Мал башы 1700 якын бит әле. Махсус ваклаугыч ярдәмендә төрле азык салып хәзерләнгән рационлы ризыкны янә ботап, ваклап тагын фидлотка маллар янына юнәләм. Көненә өч тапкыр ашатабыз. Суын да эчерергә кирәк. Терлекчеләргә дә ярдәм итәбез. Мин монда Фәндүс Хөснияров белән эшлим. Ул үзенең тракторы ярдәмендә утарга салам, печән ташый. Биредә маллар ит юнәлеше өчен асрала. Шуңа күрә аларны вакыт белән ашатып тору мотлак, – ди Роберт Зиннуров.
Әйе, биредә мал башы күп. Шуңа күрә аларның һәрберсенә игътибарлы булу кирәк. Терлекчеләр Фирдәвис Гатауллин, Фидәрис Вәлиев, Илсур Ганиев, Ринаф Мөгаллимов, Рәфил Гайнановлар ал-ял белән исәпләшми эшлиләр. Кышлату чорында катнашазык хәзерләүдә Радик Миннеәхмәтов һәм Фәнил Туктамышевларның өлеше зур. Алар көненә тегермәндә 11 тонна катнашазык хәзерлиләр. Биредәге хуҗалыкта һәр эшче үзенең төп эшен намус белән үти. Роберт Ахунов буранлы көнне иң беренчеләрдән булып хуҗалык ихатасын ачып керүче. Чөнки ул хуҗалыкның ихатасын, мал тораклары, силос ямнары яннарын кардан чистарту эшен башкара. ДТ-75 тракторын йөртүче Венер Корбанов тирес чыгаруда эшли. Ә механизатор Илдус Гыйлемшин Фәндүс Рәфгат улы белән алмаш эшлиләр.
Гомумән, биредә кышлату уңышлы бара. Мал азыгы запас белән хәзерләнгәне ихатадагы салам, печән һәм силос өемнәреннән күренеп тора. Кышлату чоры җаваплы hәм мәшәкатьле вакыт. Җитмәсә, салкыннар өстәмә кыенлыклар тудыра. Терлекчеләргә уӊышлы хезмәт, югары продукция алуларын телибез.