Чөнки ул чынлап та туган авылы, аның җире өчен битараф булмаган кеше. Ул шушы авылда туып-үскән, белем алган, бәхетен читтән эзләп йөрмәгән, туган авылы кыр-тугайлары матурлыгыннан, газиз туфрагы биргән уңыштан ямь тапкан. Яшьтән үк һәр эшне күңел биреп эшләргә өйрәнгән ир-егетнең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.
– Крестьян гаиләсендә тугач, шушы мохит синеке була инде ул, – ди Рәмис Фәнәви улы. – Авыл җирендә күп кешегә эш юк хәзер, үз хуҗалыгыңда авыл продукциясе җитештереп, авылдашларыңны, туганнарың-ны тәэмин итсәң генә. Шуңа күрә без дә шәхси хуҗалыгыбызда мал-туар асрыйбыз, бакчада яшелчә-җимеш үстерәбез, күпләп каз, үрдәк, бройлер карыйбыз.
Рәмис Фәтхуллин мәктәптән соң Казан шәһәрендәге училищеда химия җитештерү аппаратчысы һөнәрен үзләштерә. Аннан кире туган авылына кайтып, “Кызыл таң” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлый. Урып-җыю эше тәмамлануга аны көзге чакырылыш белән армия сафына алалар. Ике ел гомерен хәрби хезмәткә багышлый ул. Солдат тормышыннан ныгып кайткан егет янә колхозда җиң сызганып эшкә тотына. Бу юлы инде ул терлекчелек тармагы буенча хезмәт юлын дәвам итә. Бәләкәй Бадрак авылы кызы Фәрзинәгә өйләнеп, Чалкакта матур йорт салып чыгалар, өч кыз, бер ул үстереп, үзаллы тормыш юлына чыгаралар. Фәрзинә апа да гаилә башлыгы сыман уңган, авыл тормышында йөзеп эшли. Килен булып төшү белән колхозда төрле эштә үзен сыный, аннары икмәк пешерүче булып озак еллар эшли. Икесе дә бер булып, дөнья йөген җигелеп тарта алар.
Рәмис абый хезмәт юлында бик күп баскычлар аша уза. Намуслы хезмәтен раслап бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары әнә шул хакта сөйли дә инде. Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп төрле дәрәҗәдәге котлаулар янына тагын бер яңа бүләк өстәлде. Ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада катнашып, БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов кулыннан “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медален алу бәхетенә иреште.
– Терлекчелек тармагының бөтен вазыйфаларын да үз иңемдә татыдым, – ди әңгә-мәдәшем.
Әйе, ул хезмәт юлында бозаулар да карый, көтүче дә була, ферма мөдире дә, бригадир да – бөтен вазыйфаларда да үзен сынап рәис дәрәҗәсенә барып җитә. Бүгенге көндә дә ул шушы вазыйфада эшли.
“Кызыл таң” хуҗалыгында бүгенге көндә 60 баштан артык мал асрала. Хуҗалыкның үзенең 200 гектардан артык рәсмиләштерелгән җире бар һәм авыл халкыннан арендага алынган 1000 гектардан артык пай җирләрен эшкәртә. Әлеге вакытта башмаклар бозаулый, яшь үрчемне таза-сау үстерүгә күп көч салына. Бу эштә Рөстәм Шакиров, Радик Яхин күп көч сала. Алар кышын терлекче, ә җәен исә Рөстәм агроном, Радик бал кортлары карауда да эшлиләр. Фидәрис Исламгалиев инженер буларак, ә Ирек Гарипов төрле эштә хезмәт итә. Шушы уңганнарга хуҗалыкта эшләп хаклы ялга чыккан механизаторлар да зур ярдәм күрсәтә. Бигрәк тә чәчү һәм урып-җыю кампанияләре вакытында. Менә шулай бердәм булып, эшләп яши “Кызыл таң” хуҗалыгы эшчеләре.