Хөсәен Арсланов элеккеге Мәгъдән исемендәге хуҗалыкта озак еллар эшләп, тәҗрибә туплый. Аннан соң инде Чишмә-Борай авылындагы Фируза Хәлилованың крестьян-фермер хуҗалыгына эшкә күчә. Фируза апа аңа, үз улына кебек, ярдәм итә. Хәтта шунда хуҗалык ихатасында бар уңайлыклары булган яшәү урыны булдыра. Әлеге вакытта ул Фируза апаның улы Ришатның “Хәлилов” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Хөсәен үзе дә бик тырышып эшли, малчылык тармагында кул көче булу гына җитми шул, шушындагы дүртаяклылар өчен үтә җаваплы булу кирәк. Тәҗрибәле терлекче көн-төн маллары янында булуы шуны исбатлап тора.
– Мин иртә белән ашарларына салып чыгам, су эчергәч тә кереп китмим. Маллар бит кеше түгел, телләре юк. Шуңа күрә һәрвакыт күз уңында тоту мотлак, – ди терлекче.
Бүгенге көндә Хөсәеннең карамагында 100 башка якын герефорд токымлы мал бар. Аның эш сәгате тәүдә бозаулар асралган абзардан башлана. Аннары гына олы маллар янына чыга. Бу эштә аның ике тугры дусты – Машка кушаматлы аты һәм эте Рекс ярдәм итә. Машка малларга азык ташырга ярдәм итсә, Рекс биредәге хәвефсезлекне, малларны кыргый хайваннардан саклый.