Әлбәттә, конкурста җиңеп, грантка ия була һәм шул акчага 25 баш симменталь токымлы башмаклар һәм МТЗ-82 Беларусь тракторын кайтарта. Әнисенең крестьян-фермер хуҗалыгында сөт юнәлеше буенча эш алып барылса, Алмаз ит җитештерү буенча эшли. Иске Тазлар авылы янында ферма төзеп, бертуган энеләре белән акрын гына үз эшен башлап җибәрде. Бүгенге көндә башмаклар бозаулый, мал башы арта бара.
– Ярый, мал азыгын күпләп әзерләгәнбез. Мал башы арткан саен азык та күп кирәк була бит инде. Шуңа азыкны запас белән тупладык, – ди Алмаз Әгъләмов.