Кузбай авылындагы “Хә-митҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары да бу эшкә бердәм тотынып, мал азыгын җитәрлек хәзерләделәр. Сөт юнәлеше буенча эш алып баручы фермер хуҗалыгы башлыгы Ләйсән көн дә сату өчен район кибетләренә махсус шешәләргә төялгән сөт ташый. Аның үз клиентлары да бар. Ләйсәннең килгәнен кибет янына җыелып көтеп торалар. “Ә” дигәнче сөтне өләшеп тә бетерәләр.
– Халыкка сөт җиткереп булмый. Шуңа күрә голштин токымлы башмаклар да алып җибәрдем әле. Киләчәктә сөт савуны арттыру нияте белән янып эшлибез. Алдагы елда печән һәм салам төргәкләрен саклау өчен түбәле махсус урын булдыруны күзаллап торабыз, техника саклау өчен гаражыбыз төзелеп бетте. Голштиннарны үрчетеп, мул сөт саву теләге белән яшибез, – ди Ләйсән Хәмитҗанова.
Ун елдан артык фермер хуҗалыгын җитәкләүче яшь ханымга аның тормыш иптәше Илһам ярдәм итә. Гаилә башлыгы хуҗалыкта алыштыргысыз ярдәмче. Чөнки ул терлекче дә, механик та, механизатор да, электрик та. Менә шулай бердәм булсаң гына фермер хуҗалыгын җитәкләп була. Кышкы чор булуына карамастан, биредәге савым сыерлардан көненә 120 литр сөт савыла.
– Әле бит сыерларның күбесе буаз. Бөтен савым сыерларын да сауган очракта сөт күләме дә күп булыр иде. Симменталь токымлы маллар күпчелек ит өчен асрала инде, аның сөте аз була. Шуңа күрә дә малларыбызны голштиннарга акрынга алыштырырга, дип уйлап торабыз, – ди Ләйсән Хәмитҗанова.