Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 гыйнвар , 14:00

Елкычылыкта үз урынын тапкан фермер

Бүген авылны фермерлар гына саклап кала ала. Авыл язмышы алар кулында. Яңа Ялдәк авылы фермеры Абдурахман Дүсмәтов шулай ди. 2023 елдан бирле ул елкычылык тармагын үстерү белән шөгыльләнә.

Елкычылыкта үз  урынын тапкан фермер
Елкычылыкта үз урынын тапкан фермер

– Фермер булу уе миндә биш ел элек туган иде. Чөнки тормыш иптәшемнең әтисе дистә еллар буена эре мөгезле терлек асраучы һәм хәләл фермер брендын йөртүче эшкуар. Аларның гаиләсенә килеп кушылгач, мин дә үз эшемне ачарга уйладым. Шунлыктан бергә киңәшләшеп, фермер хуҗалыгы төзеп, грант алып, башкорт токымлы атлар кайтарттык. Тәвәккәл булсаң, теләсә нинди эшкә алынырга була, – ди ул.
Йөз гектардан артык мәй-данда җир рәсмиләштереп, талгын гына фермер хуҗалыгын башлап җибәрә Абдурахман. Бу эшен ачканчы аның үзенең 6 баш аты булган. Алар янына янә 40 баш башкорт токымлы ат һәм МТЗ-82 Беларусь тракторы алып кайта. Ике ел буена тырышып эшләгән яшь фермер үзенең максатына ирешә. Бүгенге көндә колыннары белән 100 баш аты бар. Быел исә ике баш пони да алып кайтып асрауга куйды. Бу бәләкәч атлар аңа киләчәктә башка максатларын тормышка ашыру өчен кирәк. Әлегә ул планнары турында сөйләми тора.
– Понилар шундый ук атлар, әмма ләкин буйлары гына тәбәнәк. Боларны мин авылда узган чараларда балаларны йөртү өчен кулланам. Алар Молния белән Мальвина кушаматлы. Атларны үрчетү өчен генә түгел, хәләл ат ите һәм ат ите ризыклары җитештерү өчен асрыйбыз. Безнең хуҗалыкта асралган ат итләреннән эшләнгән ризыклар Борай һәм Уфа ки-бетләрендә сатыла. Әлеге вакытта кышлату вахтасы бара. Атлар электр көтүчесеннән кайтарылып, утарда асрала. Мал азыгы артыгы белән хәзерләнде. Шулай ук авыр йөк ташу өчен дә атлар алып кайттым. Кышны исән-имин чыгу белән атларны ике көтүлеккә бүлеп, җәйләүгә чыгарачакбыз. Бу эштә миңа терлекчем Фәнгат Гасакиров ярдәм итә. Фәнгат ага озак еллар бу өлкәдә эшләгән кеше. Аның тырышлыгы белән хуҗалыкта бөтен эшләр вакытында башкарылып бара, – дип, хуҗалык эшләре белән таныштырды Абдурахман Радик улы.
Авыл җирендә фермерлар булмаса, авыл әллә кайчан бетәр иде. Алар – авыл тоткасы, авыл сулышы. Абдурахман фермер булуы белән генә чикләнми, авылда имам вазыйфасын да башкара. Җомга, Корбан, Ураза гаетләрен оештыра. Авылда узган башка чаралардан да читтә калмый, спонсорлык ярдәмен күрсәтеп тора. Яңа Ялдәк авылында тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Гомумән, авыл тормышы белән янып яшиләр.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас