Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 гыйнвар , 11:54

Алдынгы комбайнчы дигән исеме бар аның

Гадәттә, кечкенә чактан ук малайлар әтиләренең техникада эшләгәнен күреп, алар янәшәсендә чуалып, киләчәктә үзләре механизатор, я шофер булып китәләр.

Алдынгы  комбайнчы дигән  исеме бар аның
Алдынгы комбайнчы дигән исеме бар аның

Сәетбай авылында яшәүче Фәгыйл Нурисламов та әтисе сукмагыннан китеп, бар гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйли. Бәләкәйдән әтисе белән техника паркына ияреп йөреп тимер-томыр арасында үсә. Каенлык мәктәбен тәмамлагач, Бөредә шофер һөнәрен үзләштерә. Элеккеге “Искра” колхозына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Менә шушы мәлдә тук башаклар, комбайн гөрелтесе мәңгелеккә аның хәтеренә кереп кала. Унсигез яше тулу белән армия сафына чакырыла. Гади авыл егете хәрби хезмәтен намус белән үтеп, туган авылына кайта һәм эш эзләп Нефтекама шәһәренә чыгып китә. Анда ул “Сельмаш” оешмасында шофер булып хезмәт юлын дәвам итә. Әмма ләкин шәһәр тормышына күнегә алмый ул. Ике ел эшләгәннән соң кире хезмәт юлын башлаган колхозына эшкә кайтып төпләнә. Дистә еллар буена колхозда комбайнчы, кышларын терлекчелектә эшли. Ә инде колхозлар таралгач, ул районның төрле фермер хуҗалыкларында яраткан һөнәре буенча эшен дәвам итә. Игенче иң кирәкле һөнәр икәнен аңлап, үзен авыл хуҗалыгында тапкан Фәгыйл абый бүгенге көндә шушы эшендә эшли.
Фәгыйл абый хакында хуҗалык җитәкчесе Ринат Раянов: “Безнеке генә түгел, районның алдынгы комбайнчысы ул”, – дип горурлана. Чынлап та горурланырлык шул, быелгы эш сезонында яхшы күрсәткечләргә ирешкән Фәгыйл Нурисламов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Нива” автомобиле ачкычын алу бәхетенә иреште.
Озак еллар иген кырларында эшләп, һава торышын көнендә генә түгел, кышныкын җәйдән, җәйнекен кыштан чамаларга өйрәнгән инде Фәгыйл абый: “Шулай да хәзер кыш та җылы килә, җәй дә аңа карап салкын түгел, барысы да үзгәрде. Тик соңгы еллардагы яңгырлар гына игенчеләрне бик комачаулый. Тырышып эшләгәч, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын иде. Һәр аяз көннең кадерен белеп эшлибез. Иртәгә һава торышы бозыла дисәләр, алны-ялны белми эшлибез, туктап торган юк инде. Өйгә дә төнлә генә кайтабыз”.
Әлбәттә, кырда эшләү җиңел түгел. Урак чорында, караңгы төшеп, комбайн артында тузан күренми башлаганчыга кадәр эшләргә күнеккән алар. Бу чор – игенчеләр өчен аруны-талуны белми торган вакыт. Кар яугач та игенченең күңеле кырда аның. Хәзер инде ул бу уракта булган бөтен авырлыкларын онытып, икенче елныкын кайгырта башлый һәм күңеленнән генә язны, аннан җәйне көтә.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас