Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2025, 10:25

Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе

Мамады авылында урнашкан “Зыятов” крестьян-фермер хуҗалыгында булып, аның эш тәртибе белән танышып кайттык. Белүебезчә, Элик Зыятов – дистә елга якын ит юнәлеше буенча эш алып баручы фермер.

Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе
Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе

Аның хуҗалыгында герефорд токымлы маллар асрала. Малчылык тармагын үстерү өчен берничә генә баш токымлы маллар алып кайтып, үз эшен башлап җибәргән фермерның тырышлыгы нигезендә бүген исә хуҗалыгында йөздән артык малы бар. Бер эштән дә чирканып тормаган Лариса һәм Элик Зыятовлар бар булмышларын шушы тармакка җәлеп итәләр. Иртәдән кичкә кадәр ирле-хатынлы мал карап, дөнья көтәләр. Алай гына да түгел, мал башы арткан саен аларны асрарга утарны да, абзарны да зурайтырга кирәк бит инде. Ә хәстәрлекле гаилә башлыгы моны да хәл иткән. Быел ул авыл читендә маллар өчен бөтен уңайлыкларын, эш шартларына туры китереп, 45 метр озынлыкта ангар төзегән. – Гомумән, герефордлар алар ачык һавада асрала торган маллар булса да, вакыты белән ышыкка кереп тору өчен дә урын кирәк. Шуңа күрә яңа абзар төзедек. Ит юнәлеше буенча эшләүче фермерларның хезмәте бик ансат сыман булса да, нәтиҗәдә һич кенә дә алай түгел. Мул табыш алу өчен малларны вакытында саф һавада йөртергә, ашатырга, суын эчертергә кирәк. Болай илке-салкы йөреп кенә мал симертеп булмый. Шулай ук тулы рационлы азык булуы да мөһим. Мал азыгына килгәндә, безнең хуҗалыкның ике еллык запасы бар. Ел елга карап килми, шуңа күрә мал азыгын запас белән әзерләп киләм. Быел исә 1600 төргәк печән, 100 төргәк саламны утар янына китереп өеп куйдык. Ферма янында төргәкләрнең булуы бер яктан уңайлы булса, икенче яктан утарда йөрүче малларны җилдән саклый. Малчылыкның үз серләре бар. Нинди генә эш башкарсаң да, аның һәр ягын да карап эш итәбез. Маллардан таза, сау-сәламәт үрчем алу өчен тырышабыз, – ди фермер Элик Зыятов.
Шулай булмый ни, ит юнәлеше буенча эш алып бару өчен иң тәүдә сыйфатлы мал азыгың булуы һәм дә инде малларның торак шартларының уңайлы булуына бәйле бит. Ә биредәге хуҗалыкта боларның барысы да тиешенчә эшләнгән. Шунлыктан аларның хуҗалыгында үстерелгән малларны сатып алырга теләүче клиентлар чират тора. Кемдер асрау өчен башмак ала, ә кемдер сугымга алып китә. Хуҗалыкта эшләр менә шулай шау-гөр килеп тора.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас