Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Язмам герое да, район авыл хуҗалыгы идарәлегендә икътисадчы булып эшләүче Лиана Миншина, белемле, җаваплы, намуслы хезмәткәр буларак ихтирам яулаган.
Лиана Фәвис кызы Себергән авылында туып үсә. Хезмәт тәрбиясенә нигез, иң беренче чиратта, гаиләдә салына. Тырыш, эшчән, гаиләдә туганга Лиана бөтен эшнең асылына төшенеп үсә. Мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә укый, активистка була.
– Һөнәремне очраклы гына сайладым. Кушманак мәктәбен тәмамлагач, Нефтекама нефть колледжына читтән торып укырга кердем. Аннары инде укуымны Башкорт дәүләт университетында дәвам итеп, югары белем алдым, – дип сөйли әңгәмәдәшем үзенең һөнәри белем алуы турында.
Кулына диплом алган яшь белгеч туган ягына кайта. Кайдан эш табарга, ничек итеп хезмәт юлын башлап җибәрергә, дип утырганда Лианага бәхет елмая. Аны авыл хуҗалыгы идарәлегенә икътисадчы итеп эшкә чакырып алалар. Менә шулай башланып киткән хезмәт юлы Лиананы үзенең җимешләре белән дә сөендерә. Ул агымдагы елда РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына ия булды. Мондый югары бүләк бер дә юкка гына бирелми бит. Чынлап та үзенең эш яратып, кеше белән уртак тел табып дистә еллар эшли белгән кешегә генә мондый бәһа тия.
– Кеше белән эшләргә мин күнеккәнмен. Көн саен бихисап кешене хезмәтләндерү – гадәти эшем минем. Авыл хуҗалыгы тармагындагы шәхси эшкуарлар, фермерлар белән эш итәм. Аларның налог отчетлары да минем кулым аша уза. Моның өчен, әлбәттә, ачык йөзле, игътибарлы, сабыр, намуслы булырга кирәк, – дип җаваплады Лиана Фәвис кызы.
Аның турында хезмәттәш-ләре дә: “Бик җаваплы хез-мәткәр, эштәге һәр бурычны үтәүгә, хәтта турыдан-туры үзенең эшчәнлегенә кагылмаганнарына да, бик җитди карый. Аның документ эшләре һәрвакыт төгәл була. Ул үз эшенең остасы да, безнең өчен остаз да, бик кешелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Клиентлар арасында да төрле кешеләр була. Ул барысына да җаен таба белә”, – диләр.
Үзе дә: “Кайда гына эшләсәм дә, һәрчак яхшы күңелле, эшсөючән, җаваплы намуслы кешеләр белән эшләргә насыйп булды. Бу юлы да коллективтан, җитәкчеләрдән уңдым. Әлеге хезмәтемдә кешеләр белән еш аралашырга туры килә, бик күп эшкуарлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Аларның сорауларына җаваплар, киңәшләр бирәбез, киңәшмәләр үткәрәбез, проблемаларын бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Кешеләргә ниндидер файда китерә алуым күңелгә шатлык өсти. Эшемнән бик канәгатьмен”,– ди ул.
Үз эшенең остасы булуы өстенә Лиана ханым гаиләсендә сөекле әни дә. Ул ике баласына Диана һәм Радийга гомер бүләк иткән. Карап торуга мөлаем, нечкә күңелле, ачык йөзле Лиананы ирләргә биргесез итеп дөнья көтүе белән дә күпләрне таң калдыра. Ә чынында Лиана уңган, тырыш ханым. Аның кулыннан килмәгән эш юк.
– Күпчелек тормышым йөген тартуда миңа әнием Эльвира һәм әтием Шамил ярдәм итә. Алар бүгенге көндә Шабай авылында яшәсәләр дә, минем өчен зур терәк. Шуңа күрә минем аларга рәхмәтем чиксез, – ди Лиана Миншина.
Әйе, Лиана бүгенге көндә матур йорт күтәреп куйды. Бу кадәр эшләрне башкару өчен эш сөяргә, көчле рухлы, төшенкелеккә бирешмәскә кирәк. Нәкъ шушындый асыл сыйфатларга ия дә инде Лиана. Үз гаиләсе өчен җан атып торучы ана кеше буларак ул балаларының бәхетле, таза, исән-сау булуларын тели. Аларны төрле түгәрәкләргә йөртә, өй эшләренә өйрәтеп тәрбияли.