Кайбер хуҗалыклар сыерларның сөт бирүенə карап, азыкны микро- һəм макроэлементлар, туклыклы өстəмəлəр белəн баетып, ашатуның өстенлеген күрəлəр.
– Бозауларны саклап калуга һəм аларның артымына аерым игътибар бирəбез, - дип сөйли Ишмəмəт авылы фермеры Марсель Нурисламов.
Сыерлар күплəп бозаулаган вакытта аңа абыйсы Денис ярдəмгə килə. Терлеклəр белəн эштə мондый гаилə подряды отышлыдыр дип уйлыйм, чөнки алар эшкə бар күңелен биреп, өйлəрендəге сыман җиренə җиткереп башкара.
Кышлату чорында терлеклəргə дөрес итеп төзелгəн рацион зур əһəмияткə ия. Шуны исəплəп, ит юнəлеше буенча эш алып баручы фермер хəл итə дə инде. Аның хуҗалыгында бүгенге көндə 60 баш симменталь токымлы сыерлар асрала.
– Кышлатуга əйбəт кенə кердек. Малларны кышлату өчен бөтен уңайлыклар да булдырылды, шул исəптəн мал азыгы да запас белəн хəзерлəнде. Мал башы санын арттырган саен утарны да зурайтырга туры килə. Шуңа күрə быел бу эш белəн шөгыльлəндек. Өч елдан артык инде мал үрчетүгə үз өлешебезне кертəбез. Акрынга гына алга таба атлыйбыз. Сыерлар бозаулап тора. Бу токымлы маллар ит өчен дə, сөт өчен дə бик кулайлы. Без ит җитештерү өчен асрыйбыз инде, – дип сөйли фермер хуҗалыгы башлыгы.
Əйе, чынлап та авыл җирендə фермер булуы авылдашлары өчен бик тə уңайлы. Чөнки елның телəсə кайсы фасылында яңа гына чалынган ит һəм бозаулар сатып алу мөмкинлеге бар. Ишмəмəтлелəр бу яктан бəхетле. Аларның фермеры кирəк һəр авылдашын ит белəн тəэмин итə.
– Ит алучылар күп. Алдан чиратка да язылып куялар. Клиентлар мал чалынасы көнне килеп үзлəренə кайсы җире кирəк шул түшкəсен чаптырып алып китəлəр. Авыл картая. Халык шəхси хуҗалыгында мал тотмый. Малның эче, башы, тоякларын да сорап килүчелəр бар. Шунлыктан мин ит юнəлеше буенча эшемне башларга булдым. Һəм дөрес эшлəгəнемə бүгенге көндə шат кынамын.