Ə менə елкычылык тармагы белəн шөгыльлəнүчелəрнең маллары əле дə басудалар. Берничə ел элек үзенең туган авылында фермер хуҗалыгы ачкан Флорис Шакиров та кышлату турында болай ди:
– Иртəнге биштə монда инде мин. Җəй – аеруча мəшəкатьле вакыт, күплəп терлек азыгы əзерлəп калырга кирəк. Аллаһы Тəгалəнең рəхмəте, анысын да үз көчем белəн əзерлим. Үз хуҗалыгында үз техникаңнан башка булмый, шуңа күрə трак- тор яңартып торам, тагылма агрегатлар да төрлесеннəн бар. Терлек азыгы белəн кыенлыклар туганы булмады, чөнки рəсмилəштерелгəн үз җирем бар. Печəн чапкан вакытта малайлар ярдəм итə, аларга зуррəхмəт.
Ат асрау җиңел эш түгел,беренче чиратта күп чыгымнар талəп итə. Иң элек бөтен талəплəргə туры китереп тəрбиялəргə, тиешенчə ашатырга кирəк. Эше күп булса да зарланып утырасым килми, мин үз хыялымны чынга ашыра алганга куанам. Атларны бик нык яратсаң, бернинди чыгымнар турында да уйлап тормыйсың. Төрле кыенлыклар булуга карамастан, без быел үсемлекчелектə зур уңышларга ирештек. Шуңа күрəтерлеклəргə җитəрлек күлəмдə азык əзерли алдык. Кышлатуга уңышлы кердек. Мин башкорт токымлы атлар үрчетүдə эшлəгəч, əлеге вакытта малларым электр көтүчесе астындаасрала. Таң ату белəн иртəнөйдəн чыгып китəм, кичен генəкайтам. Һəр иртəне менə шулайбер-беребезне сəлəмлəп башлап җибəрəбез. Мин шуңа өйрəнгəн. Алар белəн исəнлəшми генə үтеп китсəм, үпкəлəрлəр кебек. Шуңа күрə атлар янында бер тапкыр да кычкырып, ямьсез сүзлəр əйтеп сөйлəшкəнем юк. Алар янында бөтен тормыш авырлыклары онытыла бит.
Атлардан уңай энергия килə. Көннəр буе мин атларым яныда, гаилəдəгелəрне күрмəгəн вакытлар да була. Нинди генəчаклар булмасын, электəн үк атлар кешелəрнең иң якын дусты, ныклы таянычы булган, – дипсөйли фермер.
Флорис Риф улының эше ырамлы баруында аның тормыш иптəше, ярдəмчесе Ания Рəлиф кызының өлеше зур. Ания апа хуҗалыкның бөтен документ эшлəрен алып бару белəн беррəттəн, пешекче ролен дə башкара. Бигрəк тə яздан көзгə кадəр кызу эш барышында Ания апаның ярдəме зур. Ул эшчелəргə көненə ике-өч тапкыр ашатуга үз өлешен кертə.Аның өстəвенə бит əле уңганхуҗабикəгə шəхси хуҗалыктагы мал-туарны, кош-кортларны һəм берничə дистə баш бал кортлары оясын да карарга өлгерергə кирəк бит. Бал кортлары асрау да ансат эш түгел. Шулай булуына карамастан, Ания Шакиро- ва үзенең уңганлыгы белəн барысына да җитешə.