Мәктәпне тәмамлагач, мал табибы булу хыялын тормышка ашыру өчен Башкорт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Хезмәт юлын элеккеге “Мир” колхозында баш ветеринар табиб булып башлап җибәрә. Биредә ул үзен яхшы белгеч итеп таныта.
Фәвис Мөдәрис улы 41 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында эшли, шуның ундүрт елын Борай район ветеринария станциясе дәүләт бюджет учреждениесендә. Соңгы өч елда ул Тазлар ветеринария участогы мөдире булып хезмәт юлыннан бара. Аның хезмәт күрсәтә торган территориясендә югары профессиональ дәрәҗәдә хайваннар авыруларын кисәтү һәм аларга каршы көрәшү, халыкны хайваннар һәм кеше өчен уртак авырулардан саклау буенча чаралар комплексын оештырыла, барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда хайваннарның авыруларын һәм үлүен кисәтүгә юнәлдерелгән дәвалау – профилактика һәм ветеринария-санитария чараларын үткәрүне планлаштыра һәм оештырып тора. Эшендә алдынгы методларны куллана, авыл хуҗалыгы һәм вак йорт хайваннарын карау һәм дәвалау буенча гамәлдәге технологияләрне камилләштерү өстендә актив эшли, хайваннар авыруын профилактикалау һәм дәвалауның заманча методларына аерым игътибар бирә. Шулай ук ул үзенең зур практик тәҗрибәсе белән яшь белгечләр белән уртаклаша.
Табиблар кешеләрне, ә ветеринарлар кешелекне дәвалый, диләр. Чыннан да, кечкенә генә бөҗәкләр дә кешеләрне зарарларга мөмкин. Ә без яратып ашый торган сөт-май, ит ризыклары – барысы да хайван продукциясе. Шуңа күрә җаваплылык хисе беркайчан да ташламый әңгәмәдәшемне. Хезмәтен яратканы, бар күңелен биреп эшләгәне әйткән һәр сүзеннән, җөмләсеннән аңлашыла.
Эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында беркетелгән территориясендә ел саен Фәвис Мөдәрис улы катнашлыгында ветеринария законнары таләпләренә туры китереп профилактик һәм диагностик чаралар үткәрә. Узган елда ул эре мөгезле терлек туберкулезына 2900 диагностик тикшерү үткәргән. Себер түләмәсенә кисәтү максатында 3417 эре мөгезле, 2550 вак мөгезле терлекләргә вакцина ясалган. Профилактик чараларны вакытында уздыру нәтиҗәсендә Тазлар ветеринария участогы һәм район территориясендә 14 елдан артык эпизоотик иминлек саклана. Ветеринария хезмәте системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Фәвис Мөдәрис улы төрле дәрәҗәдә Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына ия булган. Җаваплы, мәрхәмәтле, хәстәрлекле, үз эшен чын күңелдән яраткан кеше генә бу һөнәрдә эшли ала. Фәвис Закиров нәкъ шундыйларның берсе. Аның намуслы хезмәте дә бәһаланмый калмады. Күптән түгел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан узган бәйрәмдә Фәвис Закировның хезмәте югары бәяләнеп, “РБның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә ия булды.