

Шул тимер аты белән ул фермаларда да эшли, басу-кырларны да иңли. Бар гомерен ме-ханизаторлыкка багышлаган Рәфил Фәнәгат улының хезмәт уңышларын санап бетерерлек тә түгел. Бар булмышын изге игенче һөнәренә багышлап, ул елдан-ел эш күрсәткечләрен яхшыртуга омтыла. Төрле бәйге-ярышларда катнашып, елның-елында җиңү яулап килә. Мәсәлән, узган ел урып-җыю эшләрендә кыр батыры исеменә лаек булган ул. Быел да сынатмый, хуҗалыкта башка комбайнчылар арасында иң беренче урында барып, яхшы күрсәткечләргә ирешеп, “Лада Гранта” автомобиленә лаек булды. Мондый бүләкләү икенче ел рәттән башкарыла, ул район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев инициативасы белән булдырылган.
Һөнәри осталыгы, белеме, иген басуларына биргән тырышлыгы Рәфил Хәмәтовка меңләтә әйләнеп кайта. Ә ул исә эшен ярата һәм аңа бар күңелен бирә. Кызу урак чорында, әгәр һава торышы яхшы булса, аның комбайны кара төнгә кадәр туктамый. Атаклы игенче икмәк кадерен һәм вакыт кыйммәтен бик яхшы аңлый.
Рәфил Фәнәгат улының тормыш юлы һәм хезмәте үз һөнәренә тугрылык үрнәге булып тора. Үзенең фидакарь хезмәте, җиргә һәм сайлаган һөнәренә тугрылыгы белән дан казанган игенче хезмәттәшләренең, райондаш-ларның хөрмәтен һәм ихтирамын яулады.
Рәфил кайгыртучан, ныклы гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Зәнфирә белән матур, тигез гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәмәтовлар бер эштән дә куркып тормыйлар. Авылда матур гаилә булып, мал-туар асрап, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, мул, тату тормышта яшиләр.