Авыл хуҗалыгы
5 декабрь 2025, 05:55

Гимназия дә агрокласслы булды

Районыбызда авыл хуҗалыгында яңалыклар, үзгәрешләр булып тора. Шулай итмичә булмыйда. Алга карап, яңалыкларга омтылып, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен яшь кадрлар үстерүдә дә бу өлкәдә эшләүчеләр бик күп көч сала. Белүебезчә, Башкортстанда 136 мәктәп агрокласслар системасына керде. Бу проектны исә Башкорт дәүләт аграр университеты гамәлгә ашыра.

Гимназия дә агрокласслы булдыГимназия дә агрокласслы булды
Гимназия дә агрокласслы булды

Шулар арасында безнең Борай районы мәктәпләре дә бар. Узган елда гына район мәктәпләре арасында өч агрокласс ачылган иде. Бүген исә, Борай гимназиясендә шушындый тантаналы чара булды. Анда район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зинфира Булатова, югары уку йортының профориентация эше секторы мөдире һәм проектның кураторы Алия Атажанова, «Колос» хуҗалыгының директоры урынбасары Екатерина Галәмшина, мәктәп директоры Алик Усаев катнашты. Гимназиянең 5 нче сыйныф укучыларына – булачак инженерларга һәм АПК белгечләренә, яңа статусларын символлаштырган яшел галстуклар тапшырылды. Чарада катнашучылар тантаналы өлештән соң уку классына юл тоттылар. Анда балалар сөт продукциясендә крахмал булу-булмавын, туфракның әселеген ачыклау буенча осталык дәресен күрсәттеләр. Кунаклар белән бергә микрогрень чәчтеләр, ашлыктан икмәккә кадәр юл күрсәттеләр. Агроклассны ачу Борай районының агросәнәгать комплексы үстерү өчен һөнәри юнәлеш бирү эшендә һәм квалификацияле кадрлар әзерләүдә мөһим адым. Бишенче сыйныф укучыларының алда фән һәм практика дөньясына чуму, бу аларның киләчәк һөнәри юлын билгеләргә ярдәм итәчәчк. Балаларны укытучы Ленара Рәлиф кызы заманча авыл хуҗалыгы технологиясе белән таныштырып, чыгарылыш сыйныфта буларак һөнәр сайларга зур өлешен салыр дип ышанабыз. 

 

 

 

 

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас