Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2025, 04:10

Кем уйласын шәһәр кызы авылда фермер булыр дип

“Чабып барган атны туктатыр ул, янып торган өйгә керә алыр” – шагыйрьнең безнең илнең авыл хатын-кызлары турында әйткән сүзләре һәммәбезгә мәктәптән таныш.

Кем уйласын шәһәр кызы  авылда фермер булыр дипКем уйласын шәһәр кызы  авылда фермер булыр дип
Кем уйласын шәһәр кызы авылда фермер булыр дип

Безнең районыбыз авылларында да бар андый гүзәл затлар. Күптән түгел Зур Бадрак авылында яшәүче шундый соклангыч ханым белән танышып кайттык. Гөлнара Стәрлетамак шәһәрендә дөньяга килә. Аннары әти-әнисе белән Нефтекамада үзенең балачак һәм үсмер елларын үткәрә. Мәктәптән соң һөнәри белемен Нефтекама нефть техникумында ала. Булачак тормыш иптәше Гаяз белән дә шәһәрдә таныша. Авыл егетен генә түгел, ә авыл тормышын да үз итә Гөлнара ханым. 1990 елда Зур Бадрак авылына килен булып төшә. Шәһәр баласы булуына карамастан, яшь килен бианасы Рима Ситдыйкҗан кызыннан бөтен эшкә өйрәнә.
– Бианаем бик яхшы кеше иде. Мине беренче көннән үк җылы кабул итте. Авыл тормышы белән таныштырды. Бөтен йорт, бакча мәшәкатьләрен бергә эшли идек. Нинди генә киңәш сорап мөрәҗәгать итсәм дә, һичкенә дә авырсынмады, тыныч кына аңлатты, өйрәтте. Шуның өчен мин аңа нык рәхмәтлемен, – ди Гөлнара ханым.
Язмам герое үзе дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Килен булып төшү белән эш урыны эзли башлый һәм хезмәт юлын Зур Бадрак почта бүлегендә башлап җибәрә. Аннары Ленин исемендәге колхозда пешекче булып эшли. Заманалар үзгәрә барган саен авыл тормышы да алга атлый. Үз эшләрен ачучылар да ишәя бара. Гөлнара Гыймалтдинова да үзен эшкуарлыкта сынап карарга уйлап, авылда азык-төлек, кирәк-ярак әйберләр сата торган кибет ачып җибәрә. Бу эше дә уңай гына, җай бара башлагач, эшсез торырга яратмаган хуҗа тормыш иптәше белән киңәшләшеп, 2016 елда фермер хуҗалыгы төзи. 182 гектар мәйданда җир рәсмиләштереп, елкычылык тармагын үстерү өчен бөтен көчләрен салалар. Аңарчы гаилә башлыгы Гаяз Шәмси улы ат үрчетү белән шөгыльләнгән була. “Эш башлаучы фермер” программасы нигезендә грант отып, башкорт токымлы атлар кайтартып, үзләренең фермер хуҗалыгын җәелдереп җибәрәләр. Гаяз Гыймалтдинов, тормыш иптәше бу хуҗалыкны ачу белән, эшкә чумып, бөтен мәшәкатьләрне хәл итүне үз кулына ала. Һәм бүгенге көндә дә уңышлы гына эшли, бернигә дә зарланмый. Маллар өчен барлык уңайлыкларын да булдырган, эшен дә җайга салган.
Әйе, атларны асрар өчен аларны тәрбияли белергә кирәк. Гыймалтдиновлар гаиләсе бу эштә иң тәҗрибәлеләре дисәм, һич ялгышу булмас. Үзләренең хуҗалыгында сыйфатлы мал азыгы белән тукландырып үрчетелгән атларны ит юнәлеше өчен асрыйлар. Моның өчен үзләренең крестьян-фермер хуҗалыгында бар уңайлыклары булган сугым цехы төзегәннәр. Уңган хуҗабикә ат итеннән нинди генә ризыклар эшләми. Итләтә сатудан тыш, Гыймалтдиновлар казылык, тушенкалар белән дә сату итәләр.
Гөлнара ханым үзенең бу эшне башлап җибәрүен очраклы гына булды дип саный. Берничә ел элек, гаиләдәгеләр өчен генә дип, казылык ясап караган ул. Тәмле булган – ошатканнар. Таныш-белешнең дә ашап карыйсы килә бит инде, Гыймалтдиновлар тар күңелле кеше түгелләр, аларга да ясаган. Һәммәсе яратып ашагач, казылыкларын киң җәмәгатьчелеккә чыгару идеясе туган.
– Болай җәелеп китеп эшләрмен дип тә уйламаган идем. Үзебез өчен генә эшләрбез дип планлаштырып башлаган эш инде бу. Ит алуга килүчеләр белән сөйләшеп китәбез дә кемдер казылык кирәк иде ди, ә кайберәүләр ат итеннән тушенкагыз юкмы дип сорыйлар. Шуннан да акрынлап бу эшләрне дә башкара башладык, – дип сөйли Гөлнара ханым.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас