Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2025, 04:10

Илиянең уңганлыгы хезмәтеннән күренә

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте үтә дә авыр һәм мәшәкатьле.

Илиянең уңганлыгы хезмәтеннән күренәИлиянең уңганлыгы хезмәтеннән күренә
Илиянең уңганлыгы хезмәтеннән күренә

Чәчү, урып-җыю кебек мөһим кампанияләр чорында, шулай ук терлекчелек тармагында хәтта көн-төн, сәгать белән исәпләшмәскә туры килә. Бу җәһәттән үз эшенә җаваплы караучы уңганнарыбыз булганда хуҗалык үз позициясен югалтмыйча, алга бара. Касияр авылындагы “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче Илия Рәзиф кызы әнә шундый уңган фермер башлыкларының берсе. Менә алты елга якын сөт юнәлеше буенча эш алып бара ул. Терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел, чыгымсыз эш түгел. Шулай булса да район фермерлары бу эшнең асылына төшенеп, мул продукция җитешетереп эшләп яталар.
– Эшне башлап җибәрү бик авыр булса да, инде акрынга төшенеп, бу юнәлештә эш алып баручылар ярдәме белән тәҗрибә туплап, мал үрчетеп, сөт җитештерү белән шөгыльләнәбез. Минем бу эшемдә улларым олы таяныч булды. Алар белән бергәләп малчылык тармагын үстердек. Әлеге вакытта Алмаз улым үзенең фермер хуҗалыгын булдырды. Ул инде токымлы маллар алып кайтты. Аның хыялы – ит юнәлешендә булган маллар үрчетү. Әлеге вакытта бу маллар өчен ферма абзарларын да төзеп бетереп яталар. Әлбәттә, бу кадәр эшне бер кеше генә башкара алмый. Аңа бу эштә энекәшләре Альмир белән Азамат ярдәм итә. Алар өч бертуган малай өч таган сыман бер-берсенә терәк булып, хуҗалык эшен бергә башкарып, мал азыгын да бергә хәзерләп, кулга-кул тотынышып эшлиләр. Алай гына да түгел, минем хуҗалыкка килеп тә булышырга вакыт табалар, – дип уллары белән горурланып сөйли Илия Әгъләмова.
Фермер эше карап торуга бик җиңел тоелса да, алай түгеллеген үзен бу өлкәдә сынаган кеше генә беләдер, мөгаен. Фермер булу өчен үҗәтлек, зирәклек, тырышлык кирәк. Ә Әгъләмовлар гаиләсендә бу сыйфатларның барысы да бар. Фермерлык белән шөгыльләнүчеләр – районның тоткасы дисәм, ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган авыл фермаларын төзекләндереп, яңаларын төзеп, терлек асраучы фермерлар гади эшмәкәрләр генә түгел, авыл тормышына яңа сулыш, эш бирүчеләр дә әле.
Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту – авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә эшләүче Әгъләмовларга сокланмый мөмкин түгел. Менә шундый фермерлар ярдәме белән авыл хуҗалыгы тармагы үсеп китәр, ныгыр дияргә нигез бар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас