Авыл хуҗалыгы
27 Ноября 2025, 04:10

Иңнәрендә аның ил йөге

Авыл хуҗалыгы авыр тармак буларак күпләребез анда ир-атлар гына эшли дип уйлыйдыр мөгаен. Әмма ләкин алай түгел.

Иңнәрендә аның ил йөгеИңнәрендә аның ил йөге
Иңнәрендә аның ил йөге

Бу тармакта көчле затлар белән беррәттән хатын-кызлар да тырышлыклары белән үз өлешләрен кертәләр. Өлешләрен генә кертәләр түгел, хәтта шундый киң тармакны җәелдерү өчен үз эшләрен ачып, фермерлык белән шөгыльләнәләр. Дүсмәт авылындагы “Фәхретдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында Айсылу Исмәгыйль кызы дүртенче ел дәвамында тотрыклы үсүче фермер хуҗалыгы башлыгы булып тора. Моннан тыш, ул кайгыртучан әни, искиткеч хатын һәм үз эше белән мавыккан ханым.
Айсылу Борай авылында туып-үсә. Борай беренче мәктәбендә дүрт класс белем алгач, сәнгатькә гашыйк кыз Уфадагы Г.Әлмөхәмәтов исемендәге музыка интернат-гимназиясендә укуын дәвам итә. Ялларда, каникул чорларында әти-әнисе янына кайтып үзләренең хуҗалыктагы мал-туарларын тәрбияләргә булышып, хуҗалык эшләре белән идарә итәргә өйрәнеп үсә. Гимназияне тәмамлау белән сәнгать училищесында һөнәри белем алып чыга. Аннары инде туган авылына кайтып, дүртенче санлы балалар бакчасында хезмәт юлын музыка җитәкчесе булып башлап җибәрә. Яшь һәм энергияле Айсылу үз вазыйфаларын җиңел үти. Тиздән кыз тормышында яшь кеше барлыкка килә.
Булачак ире Илнур белән матур гаилә корып җибәрләр. Ике балалары Эльза белән Илвир туа. Илнурларның шәхси хуҗалыгында элек-электән күп-ләп мал асрап яшиләр. Шушы эшләре аларны фермерлык белән шөгыльләнергә этәргән дә инде. Илнур тәүдә үзе фермер хуҗалыгы ачып, акрынлап маллар үрчетә башлый. Ә Айсылу ул вакытта “Полушка”, “Магнит” кибетләрендә сатучы булып эшли, тик ешрак иренә хуҗалыкта ярдәм итә. Ә менә дүрт ел элек үзе фермер хуҗалыгы оештыра. Грант отып, токымлы маллар алып кайталар. Бүгенге көндә 70кә якын баш мал асрала, шуның 30га якыны савым сыеры. Биредә савып алынгын сөт район үзәге кибетләре шүрлекләрендә сатыла. Җәй айларында уңган хуҗабикә сөттән каймагын, маен да җитештерә. Кызлары Эльзаның үзенең мини-фермасы бар дияргә була. Ул шәхси хуҗалыкларында куян һәм бү-дәнәләр үрчетә, кар эрү белән яшелчә үсентеләре үстерү бе-лән шөгыльләнә. Хәзер бөтен гаилә авыл хуҗалыгы белән яши. Айсылу әйтүенчә, барлык гаилә әгъзаларына да мәшәкать җитәрлек.
– Дөресен генә әйткәндә, эшсез утырырга вакыт юк, – ди Айсылу Фәхретдинова. – Бигрәк тә сезон чорында. Көн иртә таң белән башлана һәм төн уртасы узгач, бетә. Көн буе мәшәкатьләрдә.
Фәхретдиновлар гаиләсенең үз хуҗалыгы да кечкенә түгел кош-корт, мал-туар анда да җитәрлек. Айсылу ханым бакча һәм чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Хуҗабикә әйтүенчә, күңелсезләнергә туры килми.
– Өйдә генә утырып торып, дөньяны алып барып булмый. Күктән бернәрсә дә төшми. Хәзерге заманда без, хатын-кызлар, ир-атлар белән иңне-иңгә куеп эшлибез, – ди фермер хуҗалыгы башлыгы Айсылу.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас