

Көзге авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең фитосанитар торышын тикшерү дәвам итә. Бүгенге көндә Борай районы буенча «Россельхозүзәк» белгечләре көзге культураларның шытып чыгуына мониторинг үткәрәләр, аларның торышын, авырулар һәм корткычлар булуын билгелиләр. Быелгы җылы көзге көннәр уңаеннан, уҗымнар фитосанитария торышы, авырулар һәм корткычлар, шул исәптән тычкан сыман кимерүчеләр булуы ягыннан отышлырак хәлдә. Кимерүчеләр басуларындагы вәзгыять даими контрольдә тора. Кимерүчеләр урман полосаларында, юл кырыйларында күренә, бигрәк тә аларның урман полосалары ягыннан көзге бөртекле культуралар чәчүлекләренә күчүе күзәтелә.