

– Миннән бер генә нәрсә таләп ителә: сыеркайларның караулы һәм тук булуы, – дип сөйли ир, үзенең төп эш коралына – сәнәккә таянып. – Әле менә махсус миксерлар белән әзерләнгән азыкны таратам.
Терлекче әйтүенчә, бүгенге көндә эшләве җиңелрәк. Элег-рәк мал караучылар печән, саламны улакларга кадәр үзләре ташыган. Күпчелек эш техника ярдәмендә башкарылса да, фермаларда атлардан да баш тартмыйлар. Фәнгать Гата улының малларны карашырга булышлык иткән дүрт аяклы ярдәмчесенең исеме Мальчик. Ат чыннан да бик акыллы: ферма территориясендәге һәм якын-тирәдәге барлык юлларны өйрәнгән, кайдан акрынрак барырга, кайдан тизрәк – барын да белә.
– Мин олы яшьтә булуыма карамастан эшемне дәвам иттем. Кулымнан сәнәкне ычкындырмадым, терлекчелектә 40 елга якын эшлим. Эшемне калдырырга әлегә җыенмыйм да – ничектер күнегелгән, йортыбызда да мал-туар асрыйбыз, шулай булгач, терлекчелек, мөгаен, ул минем тормышымдыр, – ди Фәнгать ага.
Хуҗалык башлыгы Рәмил Әхләф улы да мал караучы Гасакировны бары тик уңай яктан тасвирлый: “Тыйнак һәм хезмәт сөючән кеше, аңа бернәрсәне дә хәтеренә төшереп торырга ки-рәкми – үзенең эшен яхшы белә, сыерлар бозаулаганда, малларны дәвалаганда бервакытта да ярдәм итүдән баш тартмый. Безнең Фәнгать ага – үрнәк хезмәткәр һәм яхшы кеше. Үз эшен гел намус белән башкара, шуңа күрә һәрвакыт яхшы күрсәткечләргә ирешә. Аның эш урынында һәрвакыт чисталык һәм тәртип, ә сыерлар тук һәм көр”.
Фәнгать Яңа Ялдәк авылында Бибикамал һәм Гата Гасакировларның күпбалалы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе оста мичче, балта остасы, ә әнисе колхозда сыер савучы булып эшли. Кызганычка каршы Гата ага яшьли бакыйлыкка күчә. Шуңа күрә дә Фәнгатькә тормыш йөген үз иңендә тартырга туры килә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән элеккеге “Агыйдел” колхозына эшкә урнаша. Ал-ял белән исәпләшми, дәртләнеп эшли егет. Шуңа аңа Чехословакия, Польшага туристик путевка бирәләр. Унсигез яше тулу белән армия сафына алына. Хәрби хезмәтен Амур өлкәсендә үти. Ике елдан соң кайтып, янә яраткан эшендә хезмәт юлын дәвам итә. 1984 елда авылның иң уңган кызларының берсе Гөлнәзия белән гаилә кора. Яшь парның гаилә җепләрен ныгытып дөньяга уллары Тәлгать аваз сала. Намуслы хезмәте өчен уңган терлекче тагын бер туристик путевка алу бәхетенә ирешә. Бу юлы инде Болгариягә була. Фәнгать Гата улы, малчылык тармагыннан тыш, үзен тимерче һөнәрендә дә сынап карый. Тимерче булып сигез елга якын эшли. 2002 елда колхоз таркалгач, кул кушырып утырырга өйрәнмәгән эшче балта һөнәренә ия була. Авылдашларына, күрше районнарга чыгып, өйләр төзи. Менә шулай тырышып бик матур яшәп ятканда, аларның гаиләсенә кара кайгы килә. Бердәнбер уллары юл фаҗигасенә очрап, һәлак була.
– Ярый әле улы Тимур калды. Әтисе үлгәндә сабыебыз дөньяга туган гына иде. Бүген инде аңа 16 яшь. Аңа карап юанып яшибез. Киленебез Клара белән аралашып торабыз. Үзе дә кунакка кайтып йөри, – ди Фәнгать ага.
Соңгы егерме ике ел гомерен ул Ираида Хәниф кызы белән яши. Ираида ханым да бик акыллы, булдыклы, уңган кеше. Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрап, гөрләтеп тормыш көтәләр. Фәнгать ага тормыш иптәшенең балаларын да, оныкларын да үзенеке кебек бертигез күреп, кунакка йөреп, гомер кичерә. Тәҗрибәле терлекченең озак еллар эшләгән хезмәте дә югары бәһалана. Ул БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына лаек кеше. Киләчәктә дә яраткан эшен дәвам итеп, тагын да югарырак бүләкләр алуын телибез.