

– Мин печәнне, фуражны сатып алмыйм. Барысын да үзем үстерәм, җыям. Моның өчен минем бөтен техникам да бар. Комбайннар, тракторлар, культиваторлар, чәчкечләр – һәммәсе дә төзек, эшкә әзер тора. Фермадагы малга ел саен җитәрлек азык әзерли алам. Агымдагы елда да запас белән печән, фураж хәзерләдек, – дип сөйләп китте фермер.
Булат Данис улы, яшь булуына карамастан, фермер ху-җалыгын җәелдерүдә уңышлы гына эшләп килә. Мал башы санын арттырып, симертүдә үгезләр асрый. Бертуган абыйсы Наил – аның олы таянычы. Хуҗалыктагы бөтен эшне дә алар бергә башкара. Наил хуҗалыкта көндәлек килеп туган мәсьәләләрне хәл итүче дә, терлекче дә, механизатор да. Үзләренең хуҗалыгында җитештерелгән продукция бе-лән район ярминкәләрендә сату итәләр. Шулай ук шәхси хуҗалыкларында үстереп, сугымга хәзерләү өчен дә яшь бозаулар саталар. Бүгенге көндә 700 гектар мәйданда җирләре бар. Шуның 400 гектарында бөртекле культуралар үстерәләр. Район үзәгендә узган ярминкәләрдә алар бодай, арыш культуралары белән дә сату иттеләр.