

– Кош-кортның төрлесен үстерәбез. Узган ел 104 йомырка сыешлы ике инкубатор алдык. Язын шул инкубаторга төрле токымлы йомыркалар сатып алып, чебеш, үрдәк, каз бәбкәләре чыгарам. Авыл җирендә яшәп кош-корт та үстерми ятып булмый инде. Олы мал итенә генә таянып яшәп булмый. Үзебезнең хуҗалыкта үстерелгән малларны тиешле авырлыгына җиткереп һәр атнаны пәнҗешәмбе көнне базарга сату итәргә алып чыгабыз. Хәзер инде көз җитте, чистартылган үрдәк, тавык йомыркаларын сораучылар да күп. Менә икенче ел инде ихатабызда 80 баштан артык йомырка тавыгы асрыйбыз. Кыш буена тәгәрәтеп йомырка салалар. Кулың тик тормаса, авызың да шапылдап кына тора инде. Шуңа күрә эштән курыкмыйбыз, кулдан килгәнчә тырышабыз, – дип сөйли Чулпан Фәнүс кызы.
Әйе, чынлап та Гайфуллинар бик тырыш гаилә. Гаилә башлыгы Замир фермер хуҗалыгында эшләсә, Чулпан шәхси хуҗа-лыкларында кош-корт үстереп, бакча карап, үзләренең хуҗа-лыгында җитештерелгән продукция белән базарда сату итә. Икең дә уңган һәм бер-береңә ярдәм иткән очракта гына бу кадәр эшләрне башкарып булуына Гайфуллинар ачык мисал булып тора. Алар әле бу эшләр белән генә чикләнми. Елкычылык тармагын да акрынлап үстерү өстендә эшлиләр. Бүгенге көндә дүрт баш ат асрыйлар. Бу атлар хуҗалыкта эшләр өчен түгел, ә Сабантуйларда катнашыр өчен үстерелә. Әлегә шулай акрынлап кына елкычылык тармагы алга атлый.
– Авыл кешесенең күбесе шәһәрдәге кебек яшәргә кызыга. Сөтен, маен, яшелчәсен дә кибеттән генә сатып ала. Ә бит авыл халкы гомер-гомергә мал асраган, шуның белән көн күргән. Без авыл җирен беркайчан да шәһәргә алыштырмас идек. Үзең эшләп тапкан мал кадерлерәк, – ди бертавыштан Гайфуллинар.