

– Әлеге вакытта савым сыерларының күбесе ташлата. Декабрь айларында яшь үрчем көтәбез. Аларны таза-сау итеп үстерүдә бозау караучы Фәнзил Вәлитовның өлеше зур. Ул яшь үрчемне бәләкәй бала сыман тәрбияли. Салкын тидерми, тиешле прививкаларын ясатып, исән-имин үстерә. Савылган продукцияне Уфа шәһәрендәге “Башагрокоп” сөт заводына тапшырып, хуҗалыкта кирәк-ярак алу өчен табыш китерәбез. Терлекчелек тармагында эш җиңелләрдән түгел. Башкалар тәмләп йоклаган вакытта алар таң әтәчләре дә уянганчы эшкә китә. Кичен дә караңгы төшкәч кенә эшләрен тәмамлап өйләренә таралалар. Әле көннәр җылы тору сәбәпле малларны көтүлекләргә алып чыгып ашату эше дә бар. Малларны икегә бүлдек. Башмаклар электр көтүчесе астында, ә савым сыерлары – көтүче Илфат Зарипов җаваплылыгында. Илфат үз эшенә җаваплы карый. Аның тырышлыгы нигезендә савым сыерлары җәй буена мул сөт бирде. Күпләп сөт савуда терлекче Гөлнара Локъманованың да өлеше зур, – дип сөйли хуҗалык башлыгы Луиза Рафаэль кызы.
Гөлнара үзенең хезмәтен, малларны яратуы әллә каян күренеп тора.
– Мин сыер савучы булып берничә ел эшлим. Элегрәк бу эштә күбрәк кул эше иде, эшләргә шартлар да бик үк әйбәт түгел иде. Хәзер исә, сыер саву аппаратлары бар, фермалар җылы, хәтта сөт тә торбадан туры суыткычка чыга. Сыер савучы һөнәре бик җиңел эш түгел, әмма барыбер артта калмый, җайлашты инде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең иртәгәге көнгә ышанычы бар, тамагы тук, өсте бөтен була. Ә сыер савучы ул һәрвакыт кирәкле һөнәр, – ди Гөлнара.
Терлек азыгына килгәндә, хуҗалыкта җитәрлек, запас белән әзерләгәннәр, мал кыш буена тук булачак. Ә тамагы тук булган мал сөтен, итен дә мулдан бирә дигән сүз бу. Иң мөһиме – хуҗалыкларда менә шундый тырыш, уңган, ару-талуны белмәс кешеләр генә эшли бирсен. Фәйзрахмановлар гаиләсе үзләре дә уңган булгач, эшчеләре дә үзләре сыман. Гаилә башлыгы Рәдиф Фәһим улы хуҗалык эшләренең эчендә йөзә. Ул терлекче дә, механизатор да, комбайнчы да, водитель дә. Аның ярдәме белән Луиза Рафаэль кызы үзләренең уртак хуҗалыкларын җитәкли дә инде. “Ул булмаса, мин берүзем берни эшли алмыйм” дип тормыш иптәшен канатландырып куя Луиза ханым.