Авыл хуҗалыгы
13 Ноября 2025, 04:15

Игенчеләргә – дан һәм хөрмәт

Шушы көннәрдә Уфада «Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләп, югары бүләкләр тапшырды.

Игенчеләргә – дан һәм хөрмәтИгенчеләргә – дан һәм хөрмәт
Игенчеләргә – дан һәм хөрмәт

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 5,3 процентка арткан. Республика 3,8 миллион тоннадан артык ашлык, 2 миллион тоннага якын шикәр чөгендере һәм республика тарихында беренче тапкыр 1 миллион тоннага якын майлы культуралар уңышын җыеп алды. Радий Хәбиров ассызыклавынча, аграрийлар тармак үсешенә актив инвестицияләр кертә. Алты ел эчендә предприятиеләр бу максатларга 70 миллиард сумга якын акча юнәлткән. Быел гына да 18 миллиард сумлык 13 инвестпроект тормышка ашырыла. Төбәк Башлыгы алдынгы технологияләрне – көтү белән идарә итү системаларын, роботлаштырылган комплексларны, санлы чишелешләрне, пилотсыз очкычларны, автопилотлы техниканы куллануны кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы аграрийларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
– Авыр вакытларда авыл хезмәтчәннәре алгы сызыкта да, тылда да үзләрен лаеклы күрсәтә. Сезнең алдыгызда олы хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен баш иябез, – диде Радий Хәбиров.
Чыгышының ахырында төбәк җитәкчесе тармак ветераннарына һәм эре хуҗалыклар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетлар башлыкларын бүләкләде. Радий Хәбиров безнең район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка җиңүче дипломын тапшырды. Борай районы янәдән Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексы лидеры статусын ныгытты. Мондый уңыш – безнең аграрийларның һәм районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең армый-талмый эшләве нәтиҗәсе.
Моннан тыш, Радий Хәбиров иген уру комбайннары, үзйөрешле чапкычлар һәм чөгендер алу комбайннары операторлары арасында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Төбәкнең иң яхшы механизаторлары һәм машина йөртүчеләре бүләккә яңа автомобильләр алды. Алар арасында безнең район уңганы да бар. «Салават» хуҗалыгы комбайнчысы Фәгыйль Нурисламов 2025 елгы уңышны җыеп алуда иң югары күрсәткечләргә ирешкән өчен «Нива» автомобиле белән бүләкләнде. Аның авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше район данын күтәрде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас