Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2025, 05:41

Бозаулары көр һəм сəламəт

Яшь терлеклəрне тəрбиялəү, саклап калу – мөһим мəсьəлəлəрнең берсе. Сəламəт үрчем алу өчен терлеклəрне буаз вакытларыннан ук дөрес тəрбиялəү зарур. “Колос” хуҗалыгының Борай сөтчелек фермасында бу эш  яхшы оештырылган. Бозау караучылары төркеме ике айдан алып ярты елга кадəр яшьтəге бозауларны тəрбияли. Алар карамагында 120 баш алты айга кадəр һəм 40 баш сөт бозаулары бар.

Бозаулары көр һəм сəламəтБозаулары көр һəм сəламəт
Бозаулары көр һəм сəламəт

Хезмəтчəннəрнең төп өлеше – əлеге һөнəрнең бөтен нечкəлеклəрен яхшы белгəн Гөлчəчəк Рəхимова, Гөлнар Хəтмуллина. Гөлчəчəк Рəхимова биредə дистə елдан артык эшли. Ул бозаулар сəламəт булып үссеннəр өчен аларны ничек ашату, эчерү, тəрбиялəү хакында яхшы белə. Тəҗрибəсе, белеме һəм терлекчелек тармагында алган күнекмəлəре, хезмəткə мөнəсəбəте аңа яхшы нəтиҗəлəргə ирешү мөмкинлеге бирə.

– Бозаулар – сабый балалар кебек. Алар сыйпаганны яратып торалар. Кулга бик тиз иялəшəлəр, күрсəлəр, ерактан ук йөгереп килəлəр. Күз алдында көр булып үсүлəрен күреп сөенəсең, əлбəттə. Авырып китсəлəр, ветеринарга мөрəҗəгать итəбез һəм шунда ук дəвалау процедураларын куллана башлыйбыз, – дип фикерлəре белəн бүлеште Гөлнар Хəтмуллина.
– Яшь үрчем тəрбиялəү өчен иң əһəмиятлесе – урыннары коры һəм чиста булуы мөһим. Торакта уңай микроклимат тудыру белəн беррəттəн, бозауларны үтəли җилдəн саклау да зур роль уйный. Сəламəт терлек үстерүдə ветеринария-санитария талəплəрен төгəл үтəүне əһəмияте гаять зур. Йогышлы авыруларга каршы профилактика үткəрү максатынна терлеклəргə мал табиблары тарафыннан тиешле прививкаларясала. Яшь терлектəн мул сөтняхшы сыер əзерли алу-алмавыбыз үзебездəн тора. Безнең хуҗалыкның мал асрау абзарларында бу эшлəр кичекмəстəн эшлəнеп килə. Шуңа күрə бозауларыбыз сəламəт булып үсə– дип сөйлəде хуҗалыкның малчылык буенча директор урынбасары Айдар Рəхимов.

Автор:Гөлназ Хуҗина.
Читайте нас