Авыл хуҗалыгы
7 ноябрь 2025, 14:23

Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек

Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек, ләкин чагыштыргысыз дәрәҗәдә катлаулы да. Ул һәркемнең көченнән дә килми. Әлеге хезмәт эшкә тулысынча бирелгәнлек, ныклы ихтыяр, тырышлык, җирне ярату һәм перспективага эшли белүне таләп итә.

Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаекАвыл кешесенең хезмәте мактауга лаек
Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек

Шунысы куанычлы, районыбызда үз туган җиренә тугры кешеләрнең хезмәте белән ил табыныбыз тулы. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең еллык нәтиҗәсе буенча республика безнең Борай районы аграрийлары янә җиңү яулады. Бүген, 7 ноябрь көнне, Уфада узган тантанада район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев катнашты һәм Республика Башлыгы Радий Хәбиров куллыннан җиңү Дипломы алды. Шулай ук урып-жыю кампаниясендә беренчелекне яулаучы "Салават" хуҗалыгының комбайнчысы Фәгыйл Нурисламов "Нива" автомобиле белән бүләкләнде.

Бу уңышларның барысында да авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтовның өлеше зур. Шуңа күрә район аграрийлары аңа рәхмәтле.

Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек
Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас