Авыл хуҗалыгы
30 октябрь 2025, 06:50

Малларны имин кышлату – мөһим бурыч

Көз җитте – димәк, салкыннар якынлаша дигән сүз. Терлекчелек биналарын кышкылыкка әзерләү, маллар һәм аларны караучы хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар булдыру турында хәстәрлек күрергә вакыт җитте. Бу яктан район хуҗалыкларындагы хәл – торышны бәяләү, фермаларның кышкы чорга әзерлеге турында авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Ленар Баһауов белән әңгәмәләштек.

Малларны имин кышлату – мөһим бурычМалларны имин кышлату – мөһим бурыч
Малларны имин кышлату – мөһим бурыч

– Ленар Рәфит улы, тиздән кышлатуга керәбез. Малчылык тармагы белән шөгыльләнүче хуҗалыклар-да бу эшләр нинди темпта бара?
– Кышлатуга керү вакыты малчылык тармагының иң мөһим бурычларының берсе. Алдынгы хәстәрлекләр белән әлеге чорга керсәң, кышын да мул продукция алачагыңа шик юк. Бүгенге көнгә хуҗалыкларның күбесендә бу эшләр уңышлы башкарылып килә. Хәстәрлекле хуҗалар малларын кышлатуга җәйдән үк әзерләнә башлый. Малларның гомере һәм сәламәтлеге хуҗаларның бу эшкә никадәр җаваплы каравына һәм барысы да никадәр яхшы әзерләнгәнлегенә бәйле.
– Малларны абзарларга кайтару һәм имин кышлату чорын үткәрү өчен нинди шартларны үтәү мотлак?
– Терлекләрнең кышны яхшы үткәрүе, беренче чиратта, сыйфатлы азык белән тәэмин ителгәнлеккә һәм аны дөрес тотынганлыкка бәйле. Җәйге айларда малларга кыш буена җитәрлек печән хәзерлибез. Эчерүгә килгәндә, су һәрчак чиста, температурасы кимендә 10 градус җылылыкта булырга тиеш. Әгәр азык белән мәсьәләләр хәл ителгән икән, малларның сәламәтлеген ныгыту турында уйларга кирәк. Беренче чиратта, тоякларга игътибар итү мөһим. Тоякларның формасы үзгәрүе, ягъни артык үсеп бөгелүе, сынуы сеңерләре тартылуга, буыннар авыртуына китерә. Шулай ук авыр чирләрне кисәтү максатында төрле чирләргә каршы прививкалар ясатырга кирәк.
– Кышлату чоры малчылык тармагында иң авыр вакыт буларак санала. Шушы чорны исән-имин чыгу өчен хуҗалык башлыкларына нинди киңәшләр бирер идегез?
– Малларның сәламәтлегенә нинди шартларда яшәүләре дә зур йогынты ясый. Абзарлар чиста, якты, җылы булырга, әмма анда температура 10-12 градустан артмаска тиеш. Артык салкын булса, маллар тән җылысын тотуга күбрәк энергия сарыф итә, димәк, ашавы шуңа китә, сөтләре кими дигән сүз, ә артык җылылык аппетитлары кимүгә, күбрәк су эчүгә китерә. Абзарда дымлылык югары булса, ашадан-аша җил үтсә, малларның салкын тидереп чирләве бар. Моңардан тыш, абзарны һәрдаим тирестән чистартып, маллар-ны тышка чыгарып җилләтеп торырга кирәк. Һәм бу чорда иң мөһиме дөрес итеп тукландыру. Кышын коры печән һәм фураж ашатып кына мул продукция алып булмый. Шуңа күрә иң беренче чиратта торакка һәм аннан инде тукландыруга игътибарны бирергә кирәк.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас