

Әйбәт ашаган малда өмет бар бит, сыерлар алдында исә яхшылап балансланган, бөтен таләпләргә дә туры килә торган югары сыйфатлы азык булу да сөт елгасын саектырмый. “Колос” хуҗалыгының Борай сөтчелек фермасында 200 баш савым сыеры асрала, шуның 130 башы бүгенге көндә савыла.
– Һәрбер торакка, һәрбер сыерга, сөт бирүләренә карап сөтлебикәләргә күпме сенаж, силос һәм концентрат бирү карала. Көндәлек норма куела. Быелгысы елны, рапс сыгынтысы, печән, фураж да мулдан булды. Бәләкәй бозаудан алып сыерларга кадәр нормаларга туры килешле ашатыла. Агымдагы елда мал алмадык. Үзебезнең башмаклар бозаулый башлады. Гомумән, кышны имин үткәрерлек барлык чаралар да каралды. Көн тәртибендә килеп чыккан мәсьәләләрне вакытында хәл итеп барабыз, – ди хуҗалыкның малчылык буенча директор урынбасары Айдар Рәхимов.
Бозауларга да биредә аерым игътибар бирелә. Шулай итми булмый да. Чөнки алда салкын кышлату көтә бит аларны. Ә моның өчен яшь үрчемне бәләкәйдән үк сәламәт булсын өчен яхшы тәрбия һәм дөрес туклану кирәк. Шунлыктан бозауларга махсус, файдалы элементлардан торган мал азыгы ашатыла, бәләкәй бозаулар җылы сөт белән тукландырыла. Дистә елга якын әлеге хуҗалыкта бозау караучы булып эшләүче Гөлчәчәк Рәхимова һәм Гөлнар Хәтмуллина 120 баш яшь үрчемне таза-сау итеп үстерүдә күп көч салалар.
Тиздән кышка керү чоры да җитә. Сыерлардан кышлату вакытында күпләп сөт савып алу өчен терлекчеләр Радик Галимҗанов һәм Илвир Әхмәдиев зур тырышлык сала. Чөнки биредә эш махсус график нигезендә башкарыла.
– Сыерлар вакытында ашатылып, суы эчерелергә дә тиеш. Моңардан аз гына тайпылдың исә сөте кимүне көт тә тор инде, – ди терлекчеләр.
Бүгенге көндә тәүлегенә ике тонна 200 литр сөт савып алынып, “Әсән продукт” сөт заводына тапшырылып бара. Җәй айларында, әлбәттә, сөт күп савылган. Әлегә инде буаз сыерлар күп булу сәбәпле, аз гына кимеп тора. Биредә голштин токымлы сөтлебикәләр асрала. Аларның да арасында бер савымга 40 литр сөт бирүчеләре дә бар икән. Аппарат белән сөт саву операторлары Гөлназ Камаева, Лиана Арзегетдинова һәм Гөлшат Хәмзина көн дә яраткан малкайлары янына ашыгып киләләр. Хуҗалыкта эшчеләрне эшкә алып килү һәм кайтарып кую уңайлыклары да хәстәрләнгән. Көненә ике тапкыр сыер савучыларны җиңел машинада Ришат Миңнегалиев барып ала, илтеп куя.
Терлекчелектә “барасы кил-сә – барам, барасы килмәсә – бармыйм” принцибы белән эшләп булмый. Анда иртәдән кичкә кадәр, көндәлек, даими хезмәт булганда гына уңышка ирешеп була. Ә колослылар моны яхшы аңлап эш итә. Шуңа күрә эшләре дә ырамлы бара.