

“Кама” хуҗалыгы да акрын гына шушы эшләрне башкарып ята.
– Бүгенге көнгә басу эшләре тәмам. 50 гектар мәйданда арыш чәчелде, 180 гектарда җир туңга сөрелде. Салам, печән рулоннарын артыгы белән хәзерләп куйдык. Быел ашлык уңды. Фуражны да артыгы белән салып куйдык. Киләсе ел уңышы өчен орлык салу эшләре дә тиешле дәрәҗәдә эшләнде. Басу эшләрен уңышлы тәмамладык дип әйтә алам. Әлеге вакытта малларны абзарларга кайтару эше белән мәшгульбез. Чөнки кыш та тау артында түгел. Килеп җитәр, озак көттермәс. Шуңа күрә карлар төшкәнче малларны фермаларга кайтару эшен башкарып ятабыз. Бүгенге көндә хуҗалыкта барлыгы 130 баш мал асрала. Шуларның 50 башы – савым сыерлары. Әлеге вакытта инде савым кимеде, чөнки сыерларының күбесе буаз. Тәүлегенә 400 литр сөт савып, Уфа сөт заводына тапшырып барабыз, – дип сөйли хуҗалык эшләре турында җитәкче Рәиф Галләмов.
Әйе, “Кама” хуҗалыгы, бик бәләкәй генә булса да, малчылык һәм басучылык тармагын уңышлы алып бара. Чөнки аның эшче кешеләре бар. Аппарат белән сыер саву операторы Эльза Суфиярова менә өченче ел инде биредә эшли. Фәнзәви Әхмәтҗанов – яшь үрчем үстерүдә озак еллар үз өлешен керткән кеше. Аның тырыш хезмәт нәтиҗәсендә биредә бозаулар таза, сәламәт булып үсәләр. Ә Рамил Шәмсетдинов терлекче хезмәтен башкара. Аның да эше көн әйләнәсенә санап бетергесез. Хуҗалыкның алыштыргысыз механизаторлары Җәүдәт Әмиров һәм Камил Фәрхетдиновлар җәен басуда, ә кыш айларында ферма ихатасында төрле эштә йөриләр.
Без хуҗалыкка барган көнне ферма эчен һәм ихатасын чистарту, кышлатуга соңгы әзерлек эшләре бара иде. Мадис Мәгърупов та – әлеге хуҗалыкның тотрыклы ярдәмчесе. Ул иртәдән кичкә кадәр биредә төрле эштә эшли. Кирәк икән терлекче дә була, ватыкларны да төзәтә. Менә шулай уңган, булдыклы команда белән хуҗалык эшләре ырамлы бара.