

Әлеге вакытта “Колос” хуҗалыгында салам рулоннарын ферма янына ташу эше бара. Тәҗрибәле механизаторлар Илдар Гаффанов, Ришат Хәтмуллин, Айрат Әхкәмов бу эштә актив катнаша. Шулай ук хуҗалыкта әлеге вакытта алдагы ел уңышы өчен күп мәйданда җир эшкәртү эше дә бара. Районда иң күп гектар мәйданлы хуҗалык буларак, аларның басу эше кара көзгә кадәр дәвам итә. Чөнки берничә меңләгән гектарда үстерелгән уңышны җыеп алырга да, алдагысы ел өчен җир эшкәртү дә, җитмәсә һава шартлары сынавы да эшне суза.