Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 октябрь 2025, 09:55

Республика көне районда киң билгеләнде

Республика көне – ул Башкортстан халкы өчен тирән мәгънәгә ия булган, тарихыбызны, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйләүче мөһим дата. Әлеге бәйрәм уңаеннан районда зур чара булды. Бәйрәм тантанасында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, БРның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров катнашты. Район башлыгы һәм килгән кунаклар ярминкә барышы белән танышып, халык белән аралашып чыкканнан соң, бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китте. Сәүдә рәтләре буйлап йөргән халык үзәк сәхнә янына җыелды.

Республика көне районда киң билгеләнде
Республика көне районда киң билгеләнде

Республика көне уңаеннан оештырылган чараны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты.
– Хөрмәтле борайлылар, кайткан кунаклар, сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм. Башкортстан – хезмәт сөючән, горур, тырыш халкыбызның бердәмлеге аркасында илебездә алдынгы төбәкләрнең берсе булып яши һәм үсә. Шушы бердәмлек нигезендә безнең районның бөтен тармагында да эшләр гөрләп бара, яшәгән төбәгебез чәчәк ата. Бу матурлыкта, тынычлыкта безне яшәтүче бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребез алдында баш иябез. Без алар белән бергә. Сугышчыларыбызның әти-әниләренә Ватанны кыю һәм батыр саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Махсус хәрби операциядәге егетләребезне онытмыйбыз, исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез. Дөньялар гына тыныч булсын, бәйрәмнәр дә булыр, исән-сау булыйк, – дип теләкләрен җиткерде Рушан Кадим улы үз чыгышында.
БРның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров БР Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау сүзләрен укып ишеттерде һәм Борай районы республикада ныклы торган районнарның берсе булуын, биредә яңа юллар салынуы, социаль инфраструктураның үсеше, төрле күләмдәге программалар hәм проектларның тормышка ашырылуы моны исбатлап торуы турында ассызыклады. Артабан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә Шайморатов орденнары һәм медальләр тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Филүс Гариповның “Батырлык өчен” медале (үлгәннән соң) әнисе Флорида Әмирҗан кызына, “Хәрби батырлык өчен” медальләре Марат Фәхрисламовның әнисе Роза Фәтхылбаян кызына (үлгәннән соң), Руслан Мәүлиевның әнисе Эльвира Фәнәви кызына тапшырылды. 428нче мотоукчылар полкының “Донбассны азат иткән өчен” медале Азат Саниәхмәдовның әнисе Рәфидә Мөслим кызына бирелде. Генерал Миңнегали Шәйморатов орденнары (үлгәннән соң) махсус хәрби операциядә катнашкан Ленар Бәдертдиновның әнисе Гөлнара Әфтәх кызына, Илмир Камалетдиновның әнисе Фәйрүзә Галләметдин кызына тапшырылды. Артабан районыбызның иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән зур казанышлары өчен үз өлешләрен керткән шәхесләр сәхнә түренә күтәрелде. «Борай районының Мактаулы гражданины» исеменә Бөек Ватан сугышы ветераны Заһит Әхтәриев лаек булды. Киләсе елда Заһит Рәхимҗан улы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шулай ук авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур казанышлары, Борай районы хакына озак еллар намуслы хезмәте өчен «Борай районының Мактаулы гражданины» исеме Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Башкортостан Республикасының атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Кавалеры, Хезмәт авыл хуҗалыгы династиясенә нигез салучы Рәфит Нәҗметдиновка бирелде.
Районыбызның башка тармакларында озак еллар көч салучылар да бу көнне төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алды.
«Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе район үзәк дәваханәсенең рентген лаборанты Кәүсәр Кильметовка бирелде.
2021 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Атайсал” проектына старт бирде. Шул вакыттан башлап республикада йөзләгән балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган, 545 чишмә төзекләндерелгән, 407 мәчет төзелгән һәм башкалар. Якташларыбыз һәм битараф булмаган халык та читтә калмый. Бу бәйрәм көнендә районыбызның төзек һәм матур булуына шәхси өлеш керткән һәм «Атайсал – Кече Ватан» проектын гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатларна Өлфәт Вафин, Флорис Шакиров, Гөлчирә Зиннурова, Азамат Фәйзуллин, Әнүдә Фәсхетдинова, Азат Хәсәнов һәм Илшат Шәйнуров лаек булды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның Мактау грамотасы белән хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе, социология фәннәре кандидаты, бик бай хезмәт биографиясе булган кеше, күп еллар мәгариф системасында, районның җирле үзидарә органнарында эшләгән Фирдус Садретдинов бүләкләнде. Фирдус Хәбиб улы хезмәт юлын укытучы һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып башлый, КПССның Борай район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, халык депутатларының Борай район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифаларын башкара, 20 елдан артык район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкара, сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннарының район Советын җитәкли, социаль-икътисади, хезмәт ветераннарын яклау буенча нәтиҗәле һәм уңышлы эш алып бара. ветераннарның торак хокукларын, аларның матди хәлен яхшыртуны һәм җәмгыятьтә өлкән буынның лаеклы урыны шартларын тәэмин итүне оештырган патриотик мәгърифәтчелек эшен, мәдәни-ял итү чараларын оештыра һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында катнаша.
Зур Бадрак авылында Таҗетдин Баһаветдин улы Гыйләҗетдинов исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбе директоры Илмир Ногманов, Борай авылының 2нче гимназиясенең география укытучысы Венера Шакирова да Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның Мактау грамотасына лаек булды.
«Ел гаиләсе» Бөтенрусия конкурсының республика этабында «Күпбалалы гаилә» номинациясендә катнашучы дипломы Гыйльвановлар гаиләсенә тапшырылды. Өч бала тәрбияләүче, төрле ярышларда катнашучы Гыйльвановлар гаиләсе шәхси казанышларын гына түгел, команда рухын да күрсәтә. Аларның девизы: «Сәламәт тәндә – сәламәт рух!» районыбызның күп кенә гаиләләре өчен үрнәк булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм социаль-хезмәт өлкәсен үстерүдә актив катнашуы өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәтенә Борай районы буенча республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең баш инспекторы Эльвера Талипова ия булды.
Нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы, БР Төзелеш тармагы үсешенә шәхси өлеше өчен БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгының Рәхмәте белән район хакимиятенең төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәте бүлеге баш белгече Гөлназ Хәсәнова бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хатларына Чалкак авыл биләмәсе башлыгы Ришат Нигамәтҗанов, район чаңгы ярышлары буенча җыелма команда әгъзасы Рафаэль Шәрәфиев, «Гүзәл» беренче балалар бакчасы – балалар үсеше үзәге мөдире Ләйсән Йосыпова, “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Ралия Янгирова лаек булды.
Район хакимиятенең Мактау грамотасы белән “Смак” кулланучылар кооперативы пешекчесе Гөлназ Бакирова бүләкләнде.
Шулай ук безнең спортчыларыбыз да спорт үсешенә зур өлеш кертә, республика һәм Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Бу көнне шахмат уены буенча чемпионнар Илфира Талипова, Рамил Ситдыйков, Булат Фазылов та сәхнә түрендә бүләкләнде. Шулай ук көрәш буенча агымдагы елда район спортчыларының Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе беренчелегендә җиңүләре һәм призлы урыннары бар. Айзат Минһаҗев нәкъ шундый көрәшчеләрнең берсе. Бәйрәм тантанасында Айзат Азат улы көрәш буенча спорт мастерына кандидатның квалификация кенәгәсен һәм спорт мастерына кандидат билгесен алу бәхетенә иреште. Айзат Минһаҗев Башкортстан Республикасы Беренчелеге җиңүчесе һәм көрәш буенча Русия беренчелеге вице-чемпионы да. Артабан тагын башка дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар ансамбльләре чыгышлары белән чара дәвам итте.
Бу көнне халык авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крестьян-фермерлар, шәхси хуҗалык, эшкәртү предприятиеләре, шәхси эшкуарлар анда халыкка киң ассортиментта үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Авыл хезмәтчәннәре район үзәгендә яшәүчеләр өчен очсыз бәяләрдән сөт, бал продукциясен, яшелчә-җимеш, ашлык, төрле үсентеләр, киптерелгән чәй үләннәрен алып килгән иде. Биредә шулай ук көндәлек товарларын, камыр ризыкларын сатып алу мөмкинлеге дә булды.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас