Авыл хуҗалыгы
15 октябрь 2025, 04:50

Эше барның, ашы бар

Рамил Зарипов җитәкчелегендәге Ялдәк авылындагы фермер хуҗалыгында эшләр үз көенә алга бара. Биредә бүгенге көндә механизаторлар абзар утарын тирестән арындыру белән шөгыльләнә. Бер яклап утар чистарса, икенче яклап бу эш басуларга бик тә файдалы ашлама да.

Эше барның, ашы барЭше барның, ашы бар
Эше барның, ашы бар

Тирес чыгаруда Радик Гарипов, Валерий Сәлимгәрәев һәм Илгиз Хәйруллин эшли. Черемә пар җиренә кертелә. Шулай ук сорап килүче авыл халкының шәхси хуҗалыкларына да илтеп бирелә. Дөресен әйткәндә, ат тиресе авыл халкы өчен үтемле товар. Чөнки борынгылар ат тиресе бакчаны аеруча нык йомшарта дип элек-электән бакчаларын аның белән ашлаганнар. Бу йоланы ялдәклеләр бүгенге көндә дә тота икән. Хуҗалыкның малчылык тармагына килгәндә, маллар – көтүлекләрдә. Көннәр суыта башлау белән, алар ферма ихатасындагы утарга кайтарылачак. Гомумән, хуҗалыкның бөтен тармагында да эш шау-гөр килеп тора. Ит эшкәртү цехы да дистә елдан артык инде республика һәм район халкын сыйфатлы ит продукциясе белән тәэмин итә. Бүлмәләрдә бернинди чит-ят ис юк, һәрнәрсә тәртип белән тезелгән: итне өлешләп бүлү өчен махсус өстәлләр, кирәкле җайланмалар – һәммәсе уңайлы итеп куелган.
– Эшебезне тиешенчә башкарырга тырышабыз. Бөтен санитар кагыйдәләрне истә тотып, закон кысаларында эшлибез, салымнарны түләп барабыз. Әлбәттә, нигездә тәртипне бригадир Рәсимә Дәүләтгәрәева тәэмин итеп тора. Ул эшнең җаен белә, – ди хуҗа.
Бригадир Рәсимә Дәүләтгәрәева җитәкчелегендәге Ләйлә Вәлиева, Ирина Тимерҗанова, Әнисә Әхәтова, Илмира Нуртдинова фарш, пилмән, кәтлит, фрикадельки, гуляш, мал эчәкләре, казылык, кыш айларында холодец эшләү өчен хәтта тояклар да эшкәртәләр. Эшкәртәләр генә түгел, сыйфатлы итеп махсус пакетларга тутырып, кибетләргә сатуга озаталар. “Гаилә” кафесына да ит һәм ит продукцияләре биредән озатыла.
– Монда исә калдыксыз җитештерү дисәк һич ялгышу булмас. Кичтән махсус сугым цехында чалынган ит бер тәүлек туңдыргычта суытылып иртән ит цехына китерелә. Ә монда инде кызлар итен иткә, сөяген сөяккә бүләләр. Ит калдыклары һәм сөякләрне вак итеп турап, мәче һәм этләр өчен әзерләп куябыз. Бу төр продукция шәһәр кибетләрендә бик яхшы үтә. Ә сум иттән инде төрле ит ярымфабрикатлары эшлибез, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Рамил.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас