Авыл хуҗалыгы
15 октябрь 2025, 04:55

Агродиктантка бердәм булып кушылдык

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәлегендә Бөтенрусия аграр диктанты булды. «Агродиктант-2025» бу елның 8 октябреннән 12 октябренә кадәр булып, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланды. Әлеге чараның максаты – авыл хуҗалыгына, аграр һөнәрләргә һәм авылда яшәү рәвешен популярлаштыру, шулай ук Русиянең агросәнәгать комплексы турында белемнәрне арттыру.

Агродиктантка бердәм булып кушылдыкАгродиктантка бердәм булып кушылдык
Агродиктантка бердәм булып кушылдык

Агродиктантта 15 кеше катнашты. Һәр катнашучыга 45 минут эчендә 30 тест соравына җавап бирергә туры килде. Агродиктант – илнең агросәнәгать комплексы турында белем дәрәҗәсен арттыруга, Русиянең заманча һәм технологик агросәнәгать комплексы белән танышу аша илебез халкының авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлекләрен ачуга һәм күрсәтүгә юнәлдерелгән федераль проект. Катнашучылар агродиктант һәм Русия агросәнәгать комплексы турында видеороликлар карадылар. Бу үз белемнәреңне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә ниндидер яңа нәрсә белү мөмкинлеге дә. Теләге булган һәркем: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, агробелгечләр һәм авыл хуҗалыгы проблемалары белән кызыксынучылар да кушыла алды. Тестлаштыруны уңышлы узган барлык катнашучылар, нәтиҗәләренә карап, сертификатлар яки дипломнар алачак. Әлеге мөһим вакыйга Агродиктант язучылар өчен Русиянең аграр өлкәсен үстерүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге булды.
Агродиктант катнашучыларга үз иле өчен горурлык хисе кичерергә, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате казанышлары турында илдә генә түгел, ә төбәктә дә белергә мөмкинлек бирде. Бәлки, бу чара балаларга һөнәр сайлауда ярдәм итәр.
Бөтенрусия аграр диктанты – Агродиктант «Русия авылы» федераль партия проекты кысаларында Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә үткәрелә һәм авыл хуҗалыгын, аграр һөнәрләрне һәм авылда яшәү рәвешен популярлаштыруга, Русиянең агросәнәгать комплексы турында белемнәрне арттыруга һәм илнең заманча һәм технологик агросәнәгать комплексы уңышлары өчен гражданнарда горурлык хисе чагылдыруга юнәлдерелгән. Проект бөтен илдән катнашучыларны берләштерәчәк һәм ел саен уздырылачак.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас