Авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2025, 10:15

Ветеринария станциясе хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләргә әзер

Республика команда-штаб өйрәнүләре кысаларында район ветеринария станциясе хезмәткәрләре ярдәме белән Африка дуңгыз чумасы учагын бетерү буенча Дүсмәт авылында тактик-махсус өйрәнүләр узды. Бу өйрәнүләр хезмәтнең инфекция барлыкка килгән очракта, аның таралуына һәм юкка чыгарылуын кисәтү буенча чараларны үтәргә әзерлеген раслады.

Ветеринария станциясе хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләргә әзерВетеринария станциясе хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләргә әзер
Ветеринария станциясе хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләргә әзер

Сценарий буенча районның ветеринария станциясенә шәхси хуҗалыкларның берсендә дуңгызларның күпләп үлүе турында борчулы хәбәр килә. Өйрәнүләрдә катнашучылар авыруны бетерү өчен кирәкле техниканы һәм чараларны күрсәтте, ветеринария лабораториясенә биологик һәм патологик материал үрнәкләрен сайлап алу һәм китерү, шартлы эпизоотик учакта кансыз чалу, үлгән һәм мәҗбүри үтерелгән хайваннарны, азык-төлекне һәм инвентарьне юк итү процедураларын, шулай ук биналарны дезинфекцияләү һәм катнашачак транспортны күрсәтте. Район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов өйрәнүне үзе алып барды, һәр төркем алдына куелган мәсьәләне хәл иттереп, үзләренең яхшы әзерлекләрен күрсәтте.
Йогышлы авырулар чыганакларын бетерү эпизоотиягә каршы җыелма отряд көче белән башкарылды. Отряд гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен төзелгән.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас