

– Яшел үлән белән генә кирәкле артым алып булмый. Шуңа күрә өстәмә тукландыру кирәк. Болай итеп малларны асраганда күзгә күренеп торырлык артым алып була. Шуңа күрә ашлыкны да мулдан чәчәбез. Быелны 200 тонна ашлык җыеп алдык, 1200 рулон печән һәм салам хәзерләнде. Мал азыгын һәр елны запас белән әзерлибез. Нәсел үгезләрен дә алыштырып торырга тырышабыз. Менә озакламый Пермь крае нәсел хуҗалыгыннан бер үгез алып кайтабыз. Әлеге вакытта карантинда. Без хуҗалыкта ветеринар-санитар таләпләрне катгый үтибез. Чөнки ветеринар хезмәткәрләре безнең хуҗалыкта асралучы малларны еш тикшереп торалар. Чирләргә каршы прививкалар да вакытында эшләнеп бара. Шулай итми дә булмый чөнки мал башы күп, бер генә ялгыш адым бөтен хуҗалык терлегенә куркыныч янарга мөмкин. Шунлыктан без ветеринария хезмәткәрләре белән бердәм булып эшлибез, – ди хуҗалык башлыгы Тамара Зарипова.
Хуҗалык берничә генә ел эшләвенә карамастан мал башын да арттырды, техника да алып тора. Быел исә үз чыгымнарына ашлык чистарту агрегаты алганнар. Үгез бозауларны сатып үз көннәрен үзләре күрәләр. Биредә эшләүчеләр хезмәт хакыннан да канәгать булуларын белдерделәр.
– Мин терлекче буларак кулыма 25-30 меңләп ай саен акча алып барам. Тормыш иптәшем Александр әлеге хуҗалыкта механизатор булып эшли. Аның хезмәте катлаулырак булгач, хезмәт хакы да югары. Җәен сезон вакытында 50-60 меңнән дә калмый. Ә минем исә эшем ансат. Чөнки маллар көнозыны җәйләүдә асрала. Минем җаваплылык аларны вакыт-вакыт барып карап тору. Бу эшемдә дә тормыш иптәшем ярдәм итә. Кичен икәүләп маллар янына барып фураж салып чыгабыз. Эчәр өчен махсус урыннары бар, – ди терлекче Зөлфирә Кузнецова.
“Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгы үз җаена, акрын гына алга атлый. Киләчәктә мал башы санын арттыру максаты белән эшли хуҗалар. Шуңа күрә басучылык тармагында мул уңыш алу өчен күп көч салалар. Арпа, бодай, арыш, солы кебек культуралар үстерәләр. Җирен дә вакытында эшкәртеп, алдагы ел уңышы өчен орлыкларын да хәстәрләп куйганнар инде.