Авыл хуҗалыгы
1 Октября 2025, 11:25

Уракта һәркем үз эше өчен җаваплы

“Колос” хуҗалыгы уңганнары иген басуларында соңгы бөртекле культураларны җыю эше белән мәшгульләр. Комбайнчылар айлар буена яуган яңгырларга зарланып, игенне ничек тә югалтуларсыз җыеп алырга тырыша.

Уракта һәркем үз эше өчен җаваплыУракта һәркем үз эше өчен җаваплы
Уракта һәркем үз эше өчен җаваплы

– Җыеп аласы ашлык күп әле. Әлеге дә баягы тоташ яңгырлар бу эшебезне тоткарлады. Шулай да комбайнчы егетләребез төшенкелеккә бирелмәделәр. Аяз көнне кулдан ычкындырмас өчен караңгы төшкәнче эшлиләр. Рәфил Хәмәтов, Илшат Даутов, Рәмзил Мөгыйнов – урып-җыю эшендә тәҗрибәле комбайнчылар. Аларның тырышлыгы белән хуҗалыкның барлык иген басулары җыеп алына, – ди агроном Артур Саяпов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас