

“Агросмарт” җәмгыяте игенчеләре дә бу кампаниягә үз өлешләрен кертә. Алар иртәдән кичкә кадәр иген басуларында тир түгә. Әлеге вакытта биредә 120 гектар мәйданлы арпа басуында эш бара. Тәҗрибәле комбайнчы Шамил Батталов ашлыкның һәр бөртеген югалтусыз җыеп алу өчен вакыт белән исәпләшми эшли. Җыеп алынган ашлыкны вакытында ындыр табагына чистарту һәм киптерү өчен кайтарып җиткерү – водитель Әлфит Хәбибуллин өлеше.
– Әлегәчә арыш, вика, рыжик, көзге бодай җыеп алынды, тагын 600 гектар мәйданда эш башкарасы бар әле. Көзге чәчү эшен дә озакка сузмыйча эшләргә тырышабыз. Бүгенге көнгә 229 гектарда көзге рапс, 170 гектар мәйданда арыш чәчелде. Бу эш исә механизаторыбыз Илмир Низаметдиновка тапшырылган. Ашлык күп, келәтләргә сыймый. Һәр көнгесен чистартып, киптереп, урнашытырып барырга тырышабыз. Бүгенге көндә хуҗалык ихатасында үзебезнең көч белән яңа ЗАВ-40 ашлык киптерү һәм чистарту комплексы төзелеп ята. Агымдагы елда бу эшне төгәлләргә дип торабыз. Бу заманча технология белән төзелгән ашлык чистарту комплексы алдагы елларда районның башка хуҗалыклары өчен дә зур файда китерәчәк. Чөнки ашлык елдан-ел мул уңышын бирә. Ә ашлыкны вакытында чистартып, киптереп бару басучылык тармагы белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга бик авыр була. Шуңа күрә без шушы эшне оештырырга булдык. Үзебез өчен дә, тирә-як хуҗалыкларга ярдәм итү йөзеннән дә. Тагын шуны әйтеп китәсем килә, киләсе елда хуҗалык территориясендә яңа келәтләр төзү эше дә күз уңында тора. Басучылык юнәлешен алып бару өчен төрле һава шартларына әзер булып тору мотлак, – ди җәмгыять агрономы Даниф Нигамәтҗанов.