

– Белгечләр раслаганча, туфракны вакытында эшкәртү көзге явым-төшем һәм язгы кар сулары туплануга ярдәм итә. Бу агрочара шулай ук чүп үләннәренә һәм чәчелгән культуралар авыруларына каршы көрәштә агротехник алым булып тора. Шуңа күрә без көздән күбрәк мәйданда җир эшкәртеп калырга тырышабыз. Бу мөһим агротехник алымнарның берсе һәм бөртекле культуралардан яхшы уңыш алу өчен нигез булып тора. Гомумән, алдагы елга пар җиренә дә күбрәк җир эшкәртеп калдырырга һәм кышкы бодайны зуррак мәйданда чәчәргә планлаштырып торабыз. Минем хуҗалыктагы эшләрнең уңай баруында алыштыргысыз, уң-ган, тәҗрибәле механизатор Фәнис Зыятдиновның өлеше зур, – ди хуҗалык башлыгы Флорис Риф улы.
Әйе, авыл хуҗалыгы тармагы үзенең бар гомере, тырыш хезмәте белән җиргә, авылга береккән уңган механизаторларның намуслы хезмәтенә бәйле икәнен яхшы аңлыйбыз. Чөнки авыл хуҗалыгы шундый зур тармак, анда бер генә кеше эшләп уңышка ирешеп булмый. “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче, булдыклы механизаторларның берсе Фәнис Зыятдинов. Ул бар гомерен туган авылына, җир эшкәртүгә багышлаган кеше. Хезмәт юлын элеккеге “Волга” колхозыннан башлый. Кырык елдан артык чылбырлы тракторда эшләп хаклы ялга чыкса да, кул кушырып утырырга яратмый. Менә бишенче ел инде “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында яраткан эшен башкара.
– Аның кебек тракторны аңлаган кеше юк безнең төбәктә. Ул бит аның тавышыннан ук кайда нинди сәбәбе барлыгын әйтеп, вакытында ремонтлап та куя. Тракторы да бит әле гади түгел, ә чылбырлы. Мондый тракторларда хәзер бик эшләүчеләр юк. Фәнис ага техникасын биш бармагы кебек белүдә генә чикләнми. Гомер буена җир эшкәртүдә тупланган тәҗрибәләрен кулланып эшли. Басучылыкта иң беренче чиратта җирне яхшы итеп эшкәртә белү кирәк бит инде. Ә Фәнис Сәлих улы анысын да яхшы белә, һәм ул беркайчан да зарланмый, иртәдән караңгы төшкәнче эшли, – дип мактады хуҗалык башлыгы механизаторын.
Яздан кара көзгә кадәр кызу эш вакытында механизаторлардан аерым тырышлык таләп ителгәнен барыбыз да беләбез. Чөнки мул уңыш алу аларның эш күрсәткечләренә бәйле. “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы иген үстерүдә, яхшы төшем алуда алдынгылар рәтендә бара. Моңарда исә җирне сыйфатлы, тиешле дәрәҗәдә итеп эшкәртә белүче механизаторның өлеше дә чиксез.