Авыл хуҗалыгы
25 сентябрь 2025, 04:10

Басуларда соңгы көшелләр җыела

Табигать ел саен игенчеләргә яңа сынаулар бирә. Бу сезон да искәрмә түгел. Озакка сузылган яңгырлар урып-җыю кампаниясе вакытын сузды. Шул уңайдан Бигәнәй авылындагы басучылык тармагы белән шөгыльләнүче “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышып кайттык.

Басуларда соңгы көшелләр җыелаБасуларда соңгы көшелләр җыела
Басуларда соңгы көшелләр җыела

– Барлык авырлыкларга карамастан, уңыш начар түгел. Август башлану белән яңа кыенлыклар туды, явым-төшемнең күп булуы игенчеләргә урып-җыю кампаниясен тулы көченә җәелдерергә мөмкинлек бир-мәде. Шулай булса да сентябрь ае үзенең җылы һәм кояшлы көннәре белән безгә бу эшләрне башкарырга ярдәм итте. Моңарчы бодай, арпа, борчак сугып алынды. Әлеге вакытта 40 гектарлы мәйдандагы кузаклы вика культурасын җыеп алу белән шөгыльләнәбез. Тагын 60 гектарда бодай басуында эшебез бар. Шуның белән быелгы урып-җыю эше тәмамлана. Бүгенге көндә тагын төп бурычларның берсе булып җир сөрү, туфракны төп эшкәртүне кыска вакыт эчендә төгәлләү тора. Бу эшне тәҗрибәле механизатор Фәнзил Ямалтдинов башкара, – ди хуҗалык башлыгы Динарик Шакиров.
Әйе, хуҗалык басуларында эшләр берсе артыннан икенчесе тезелеп бара. Әле генә алтын төсенә кереп дулкын-дулкын булып утырган иген басуларында ашлыгы җыеп алынган. Бүген исә биредә буразна-буразна булып яткан кап-кара чәчү мәйданнары пәйда булып тора. Биредә киләсе ел уңышы өчен җир тиешле дәрәҗәдә эшкәртелеп тә куелган. Трактор гөрелтесе дә ишетелми, ниндидер тынлык хөкем сөрә. Ә ындыр табакларында әле иксез-чиксез ашлык өемнәре, техника тавышы шау-гөр килеп тора. Көз хакимлек итә авыл хуҗалыгы тармагы өстендә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас