Авыл хуҗалыгы
25 Сентября 2025, 10:50

Агрокласс мегафермада кунакта

Бүген, 25 сентябрь көнне өченче санлы мәктәпнең агрокласс укучылары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов һәм сыйныф җитәкчесе Лилия Гайнетдинова җитәкчелегендә Качкынтурай авылы янындагы мегафермага сәяхәт кылдылар.

Агрокласс мегафермада кунактаАгрокласс мегафермада кунакта
Агрокласс мегафермада кунакта

Биредә укучыларны хуҗалыкның җитәкчеләре, белгечләре каршы алып, ферма буйлап сәяхәт эшләп, сөт җитештерелүе һәм малларны ничек итеп дөрес тукландыру, асрау турында сөйләделәр. Биредә сөт юнәлеше өчен токымлы маллар асралуын әйтеп, биредә хәтта тәүлегенә 120 литр сөт бирүче сыерлар барлыгын да әйтеп үттеләр. Шулай ук мал азыгы турында да бик күп файдалы мәгълүматлар ишетелде. Укучылар бик тә кызыксынып карадылар, сөйләүчеләрне тыңлап, фикер алыштылар. Чара ахырында укучыларның һәммәсе дә тәмле төшке аш белән сыйландылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас