

“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгының Ваныш ындыр табагында да эшләр ырамлы бара. Басудан кайткан ашлыкны эшчеләр тиз генә чистартып, киптереп, келәтләргә урнаштырып барырга тырышалар. Ашлык чистарту агрегатында тәҗрибәле эшче Әнис Вәлиев эшли. Бу вазыйфа иң мөһиме икәнен аңлап эш итә Әнис ага. Чөнки ашлыкны чистарту белән генә эш бетми шул. Шушы чистартучы агрегатның нечкәлекләрен белү дә мотлак. Биредә Әнис аганың кулы аша узган ашлык артабан киптерү өчен махсус агрегатка озатыла. Анда инде оператор Фәнил Гәрәев бөтен җаваплылыкны үз кулына алып, тиешле киптерү дәрәҗәсенә җиткереп, ашлыкны саклауга кую келәтләренә озата. Менә шундый конвеер белән эш башкарыла биредә. Шушы абзыйлар янында ялт-йолт итеп кенә йөреп торучы Данис Хәбибуллин белән хуҗалык башлыгы Раил Арсланов якыннан таныштырып китте.
– Данис абый шушы ындыр табагының гына түгел, гомумән, хуҗалыкның терәге дисәм һич ялгышу булмас. Чөнки ул безнең хуҗалыкның кирәк-яраклар белән тәэмин итүче кешесе. Аның ярдәме нык тоемлы. Бер эштән дә читләшми. Кирәк икән ындыр табагында, кирәк икән басуда. Кемгә ярдәм кирәк, ул шунда, – дип мактады үзенең эшчесен Раил Рафаэль улы.
– Соңгы елларда нәрсә генә күрмәдек, ашлык мул булган чаклар да, корылык та, ашлыкның алтынга тиң чаклары да булды. Әмма без һәрвакыт намус белән эшләдек, аз булса да, күп булса да, икмәк – икмәк инде ул, – ди ындыр табагы мөдире Филгат Хәмидуллин.
Комбайнчылар Рузид Гайфуллин, Радик Бәлагытдинов көн күтәрелгәнен көтеп кенә торалар. Кояш күренү белән тизрәк иген басуына ашыгалар. Шулай булмый ни, әле бит җыеп аласы ашлыкның иге-чиге юк. Рәхәтләнеп колач җәеп эшләргә һава шартлары бер дә уңай түгел шул. Шулай булуына карамастан, ашлыгы җыеп алынган басуларда, салам өю эше дә, туңга сөрү эше дә акрынга үз җае белән бара. Бу эшләрдә Иван Паскарь, Марсель Зарипов, Ирек Шәригин зур тырышлык күрсәтә. Водительләргә килгәндә аларның эшен санап бетергесез. Ашлык, салам ташу дисеңме, бер келәттән икенчесенә ашлыкны күчерү дисеңме, Яңавыл элеваторына итүме – боларның барысын да уңган, булдыклы водитель егетләр Илнур Муллин, Зөфәр Бәлагытдинов, Рәмис Шәйхетдинов, Илгиз Шакиров башкара.