

Чарада авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов, Башкорт дәүләт аграр университетының һөнәри юнәлеш бирү эше секторы мөдире, «Агрокласслар» проекты җитәкчесе Алия Атажанова, «Борайбиф» җәмгыяте директоры Денис Игнатьев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, шулай ук укытучылар, ата-аналар һәм агрокласс укучылары катнашты. Сәламләү чыгышларында кунаклар авыл мәктәпләрендә агрокласслар булдыруның мөһимлеген билгеләделәр. Проектның төп бурычы булып балаларга аңлы рәвештә аграр юнәлештәге һөнәр сайларга ярдәм итү тора. Соңгы вакытта агросәнәгать комплексын үстерү буенча җитди эш алып барыла, заманча проектлар гамәлгә ашырыла, югары технологияле производстволар төзелә. Болар барысы да производство ихтыяҗларына йөз тотучы әзерлекле кадрлар таләп итә. Уку процессында Башкорт дәүләт аграр университеты укытучылары ярдәм итә. Мәктәпләр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, анда аларны җитештерү, теге яки бу агропроцесслар алып бару белән таныштырырга кирәк. Мондый системалы эштән башка квалификацияле белгечләр әзерләүгә исәп тотуы кыен. Балаларның аңлы рәвештә аграр һөнәрләргә баруы мөһим. Шуны да әйтергә кирәк, бүген авыл хуҗалыгында эш яңадан абруйлы була бара.