

Бүгенге көндә әлеге хуҗа-лыкларда урып-җыю эшләре дә тулы куәтенә бара. Комбайннар гөрелтесе еракларга ишетелеп тора. Тәҗрибәле комбайнчылар әтиле-уллы Әлфис һәм Азат Мөнировлар биредә берничә ел инде намус белән эшлиләр. Без барганда да Мөнировлар икесе ике басуда хезмәт куялар иде. Азат солы сугуда эшләсә, әтисе бодай басуын уру белән мәшгуль.
– Быел иген аеруча уңган. Күкрәп торган иген басуларын күреп күңел куана. Тик һава торышы гына бераз борчый. Шуңа карамастан, уңыш мулдан. Әлегә аяз көннәр тора, шуның өчен басуда эшләүче өчен һәр минут кадерле. Шунлыктан обед вакытын озак сузмыйбыз, – дип тамак ялгап алганнан соң ашыга-ашыга комбайнына таба юнәлде Әлфис Мөниров.
Киң, иркен басуларны иңләп килгән комбайннарның бункерлары ашлык белән тулуын водительләр, механизаторлар дүрт күзләп көтә. Ашлык бушатуда да үз чираты бар. Басуның ике ягында да арбалы ике трактор көтеп тора. Механизаторлар Илгиз Хәйруллин һәм Радик Гарипов ындыр табагы белән басу арасындагы юлга тузан төшермиләр. Кайткан ашлыкны ындыр табагы эшчеләре Вячеслав Сәлимгәрәев, Рәфкат Дәүләтгәрәев һәм Илдус Гәрәев чистартып, киләсе ел уңышы өчен орлык салып, ашлыкның һәр бөртегенә кадәр урнаштырып баралар.
Тәҗрибәле фермер Рамил-нең әтисе Әхләф Зарипов киләсе ел уңышы өчен дә җирен эшкәртеп, арышын чәчеп куярга өлгергән. Тик бу юлы арышны вика катыш чәчкән. Ни өчен болай эшләгәненә дә ул тулы җавап бирде:
– Безнең хуҗалыкларда басучылык, елкычылык тармагыннан тыш малчылык юнәлеше дә бар. Малларны көр итеп үстерү өчен сыйфатлы ризык булуы кирәк. Ә кышкы викада аксым күп. Бу исә малларны симертү өчен бик тә файдалы. Шуңа күрә агымдагы елда арышны вика катыш чәчтек. Мал азыгына килгәндә печән һәм салам берничә елга җитәрлек итеп хәзерләнде. Рулоннарны саклау өчен махсус урыныбыз бар. Бүгенге көндә анда 2600 рулон бар. Киявем Әбдурахманның да хуҗалыгы акрын гына алга атлый. Бүгенге көндә ике ат көтүлеге бар, – дип кыскача гына таныштырып китте Әхләф Зарипов.