Авыл хуҗалыгы
11 сентябрь 2025, 08:10

Авылның төп байлыгы аның уңган кешеләрендә

Авыл җирлекләре буйлап сәяхәт иткәндә торак пунктларны карап, кайгыртып торучы кешеләр белән очрашу – җан рәхәте. Авылның төп байлыгы аның тырыш, уңган, эчкерсез, самими кешеләре икәнен без яхшы беләбез. Шөкер, әле бүген дә күбебезнең кендек каны тамган авылларыбыз безнең өчен рухи таянычыбыз, безне яклап, саклап, торучы калканыбыз.

Авылның төп байлыгы аның  уңган кешеләрендәАвылның төп байлыгы аның  уңган кешеләрендә
Авылның төп байлыгы аның уңган кешеләрендә

Гаяз Шәмси улы Гыймалтдинов өчен дә туган авылыннан да кадерлерәк берни юк. Әти-әнисе Римма белән Шәмсимөхәмәт шушы авылда матур гаилә булып гомер юлы үткәннәр, шунда хезмәт иткәннәр. Алар җиде балага гомер бүләк иткән мөхтәрәм җан ияләре. Шәмсимөхәмәт ага колхозда бригадир, тегермәнче, ә әнисе Римма апа мәктәп интернатында тәрбияче, ашханәдә пешекче булып эшли. Балаларын кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның балалары төрле төбәктә намуслы хезмәтләрен сала. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, бар гомерен туган авылына багышлаган, үз җиренең чын патриоты Гаяз Гыймалтдинов. Аның гомере туган авылы кырларында үткән диярлек. Максатчан, белемгә омтылуы аны Нефтекама нефть училищесына китерә. Булачак тормыш иптәше Гөлнара ханымны да шушы уку йортында очрата. Яшьләр кавышып, матур гаилә коралар. Бер-бер артлы уллары Айрат һәм Айдар туа. Гаяз төпчек малай буларак әтисе мәңгелек йортка күчкәч, олы яшьтәге әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. Төп йортта әниләре янында бер гаилә булып озак еллар яши алар. Аннары инде үз йортларын булдыру теләге белән авылда өй салалар. Ул вакытта Гөлнара ханым декрет урынында Зур Бадрак авылы почта бүлеге начальнигы, ә гаилә башлыгы Ленин исемендәге колхозда автомеханик булып эшли. Яшьләр заман белән бергә атлап үз эшләрен ачу ниятен тормышка ашыралар. Авыл уртасында бина төзеп, кибет ачалар. Биредә авыл халкы өчен бөтен кирәк-ярак әйберләр дә бар. Бердәм башкарылган эш елдан-ел акрынлап чәчәк ата. Шуннан соң инде гаилә башлыгы да маллар үрчетү кебек уйларга чума. Һәм дә инде аны тормышка ашыру өчен аңа әлбәттә авылдан читтә җир урыны кирәк була. Бу юлы инде аның уй-хыяллары Крещенка авылына алып килә. Ташландык, чүп басып беткән бер өй урынын ала.
– Биредә коточкыч хәл иде. Иң беренче бөтен көчне бу урынны чистартуга, чүп-чардан арындыруга юнәлттем. Мәйданны чистартканнан соң бал кортларын бирегә алып килеп урнаштырдым. Аннары инде 600 квадрат метр зурлыкта пилорама һәм техника өчен ангар төзедек. Бу кадәр участокны мал-туар белән чисталыкта тотып булмавын яхшы аңладым. Шуңа күрә минем шәхси хуҗалыгымдагы өч баш атны да бирегә 300 квадрат метрлы зурлыктагы төзелгән абзарга күчердем. Шуннан инде “Агростартап” программасында катнашып, грант оттык. Шул акчага 15 баш башкорт токымлы ат алдык. Менә шулай акрынлап кына елкычылык тармагы белән шөгыльләнә башладык. Бөтен таләпләренә җиткереп сугым һәм ит эшкәртү цехлары булдырдык, – дип үзенең көчен салып, тудырган эшләре белән уртаклашты Гаяз Гыймалтдинов.
Төрле каршылыклы хәлләр килеп чыкканда да, һава торышы нинди булса да, күңеле яраткан эшне җиренә җиткереп, бар тырышлыгын куеп башкара ул. Бүгенге көндә ташландык өй урынында матур бина калкып чыккан, ә ихатасы тулы төзек җиһазлар, ял итү, шашлык пешерү, су керү урыннары да бар. Ихатаның һәр почмагындагы арт-объектлар да әлеге матурлык утравына ямь биреп утыра. Киләчәктә Гаяз Гыймалтдинов биредә агротуризмны җәелдерергә уйлый. Бирегә сәяхәт итәргә килүчеләр дә бихисап. Әлеге оҗмах бакчасының еш кунаклары булып агрокласс укучылары тора. Алар ай саен диярлек бирегә килеп, ат асрау, үрчетү буенча бик күп мәгълүматлар туплый. Уңган кешенең эше башка шул. Бөтен җирдә тәртип һәм чисталык. Хуҗаның тырышлыгын әллә каян күренеп тора. Тырышлык кына түгел, ә алтын куллы булуын бик күп җитәкчеләр күреп белеп, аның үтенечләрен кире какмый, ярдәм итеп торалар. Күптән түгел авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов ярдәме белән атларның су эчү урыны төзекләндерелгән. Бу эштә аеруча “БоРай” җәмгыяте зур ярдәм иткән. Гаяз Шәмси улы үзе дә ачык йөзле, киң күңелле, максатына ирешүчән кеше. Киләчәккә аның планнары бик зур әле. Бәлки эре мөгезле маллар үрчетеп, үзе җитештергән ит белән сәүдә дә итәр. Моның өчен аның башлангычы бар инде.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас