Авыл хуҗалыгы
13 август 2025, 09:34

Ындырларда – гәрәбәдәй ашлык

Хәлилов крестьян-фермер хуҗалыгында урак кызу темпта бара. Бүген биредә көзге бодай уңышын җыю белән мәшгульләр. Чишмә-Борай янындагы басулардан тук бөртекләр Яңа Кизгәндәге ындыр табагына кайтарыла.

Ындырларда – гәрәбәдәй ашлыкЫндырларда – гәрәбәдәй ашлык
Ындырларда – гәрәбәдәй ашлык


Урып-җыюның бар муллыгы, бар кодрәте – ындыр табагында. Мондагы алтын таулар күңелләргә канат куя. Ындыр табагы мөдире Флүр Туктамышов җитәкчелегендә биредә һәркем үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара. Кирәк икән машинист, кирәк икән электрик, кирәк икән слесарь, бар эшкә дә кулы ятып тора аның. Лаеклы ялда булуына карамастан амбарда эшне яхшы оештыра, булсын дип эшли. Бушаган арада кулына көрәк, я себерке ала. Аның үз хуҗалыгында эшләгән кебек ихласлыгы сокландыра.
Ашлык чистарту агрегатларын агалы-энеле Финат һәм Данил Фәйзиевләр (рәсемдә) җитештерүчән хезмәтләндерә. Егетләрнең һәр минутны кулдан ычкындырмаска омтылуы табигый: мондый аяз көннәр хәзер бик сирәк һәм яңгырлар явып, игеннәрнең тагын да чылануына юл куярга ярамый. Киптерелгән, тиешле кондициягә җиткерелгән ашлык келәтләрдә урын ала бара.
– Быел урак башында көннәр коры торды. Шунлыктан ашлыкны киптерү ихтыяҗы да зур түгел. Бөртекләр ындыр табагына кайта тора, урнаштырып бетереп барабыз. Бердәм, аңлашып эшлибез, егетләргә афәрин, – ди ындыр табагы мөдире. – Тиешле шартлар тудырылгач, хезмәтеңә вакытында түләнгәч, эшлисе килеп кенә тора. Бурычыбызны лаеклы үтәрбез, дип ышандырасы килә.
Әйе, уңышны тиешенчә саклау хакына барысын да эшли биредәгеләр. Комбайнчылар Айдар Дүсмәтов, Фәнзил Муллагалиев һәм Рәвил Әхмәтҗанов үзләренә йөкләтелгән бурычны намус белән башкаралар, сугылган иген бөртекләрен, югалтуларга юл куймыйча, тиз арада машиналарга төяп җибәрәләр. Йөк машиналарында хезмәт куючы Илмир Каюмов һәм хуҗалык җитәкчесе Ришат Хәлилов та бик оперативлар, басулардан икмәкне келәтләргә урнаштыруда зур тырышлыкларын куялар. Тракторчылар Хәбирҗан Әхмәдишин, Борис Михайлов һәм Рәшит Яновлар да ал-ялны белми мул уңыш җыеп алуга зур көч куялар. Гомумән, кырда өзлеклелек юк.
– Безнең хуҗалыкта тәҗ-рибәле, тырыш кешеләр эшли, – ди Ришат Илшат улы. – Һәрберсе үз бурычын яхшы аңлый, шуңа күрә барысына да вакытында өлгерәбез. Дөрес, моның өчен караңгыга кадәр эшләргә туры килә. Эшләүче бөтен кешегә – машина йөртүчеләргә дә, ындыр табагындагы механизаторларга да эш күп. Урып-җыю чорының бик җаваплы булуын барыбыз да аңлый, шуңа күрә зарланучы юк.
Яхшылап оештырылган урында һәммә эш яхшы бара. Көн булса – икмәк булыр, икмәк булса – көн булыр. Әлеге ике төшенчә ындыр табагындагы эшкә тәэсир итүче, муллыкның, иминлекнең төп нигезе.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас