Авыл хуҗалыгы
13 август 2025, 09:32

Маллар ышанычлы кулларда

Эшләгән кешегә эш беркайчан да бетми. “Кама” хуҗалыгында терлекче булып эшләгән Фәнзәви Әхмәтҗанов моны яхшы аңлый. Кышын фермада бозаулар караса, җәйгелектә көтүлектә ул. Хуҗалыкның 70 баш савым сыеры Фәнзәви ага карамагында. Тәҗрибәле көтүче аларның берсен дә күз уңыннан ычкындырмый. Иртән һәм төшке аштан соң сөтлебикәләрне фермага кайтара. Савым үткәч, маллар кире печәнлеккә чыгарыла. “Йолдыз” кушаматлы атына атланып, иртә таңнан алып кичкә кадәр Фәнзәви ага маллар янында.

Маллар ышанычлы куллардаМаллар ышанычлы кулларда
Маллар ышанычлы кулларда


Фәнзәви Әхмәтҗанов төбе белән Иске Тазлар авылыннан. Бар гомерен авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагында үткәргән кеше. Авыл малае буларак бәләкәйдән фермада маллар карауда үзен сынап үсә. Менә хәзер дә берничә ел кулыннан чыбыркы төшми аның. Ә инде көтү чыга башлаганнан алып, кара көзгә кадәр – ул болында. Көтүче булуына бер дә хурланмый, киресенчә, бу хезмәтне зурлап сөйли.
– Һәркем дә көтүче була алмый, йөздән артык малны җәйләүдә йөртү өчен кот кирәк. Малларны карарга, күзәтергә кирәк. Төсләренә кадәр беләсең. Ашыймы, юкмы… Анысы да мөһим. Гомумән, көтүче битараф була алмый. Иркенәйсәң, маллар як-якка таралышып бетәчәк. Яшьләр көтүче булып эшләргә теләми. Эшкә урнашалар да бер атнадан китәләр. Сабырлык кирәк шул. Өстеңә яңгыр явып торса да, көтүне ташлап китеп булмый бит. Челләсенә дә түзәсең. Холкың нык булу кирәк. Сәхрәдә яшел үләндә малларның ашап йөргәннәрен күрү безнең өчен рәхәт, – дип сүзләрен тәмамлады һәм минем белән әңгәмәләшкәндә күз күреме кадәр ераклыкка киткән маллар артыннан китте Фәнзәви Мәснәви улы.
Әлеге чордагы сөт чыгымы бигрәк тә көтүченең үз эшен җиренә җиткереп, куелган таләпләрне тиешенчә үтәп башкаруына бәйле. Җитәкче дә көтүчене мактап телгә ала.
– Фәнзәви Мәснәви улы эшкә үз бурычларын аңлап, җаваплылык белән якын килә. Аңа йөкләнгән эшне хуҗаларча якын килеп башкара. Барысын да вакытында һәм намуслы үти. Хуҗалыктагы маллар ышанычлы кулларда, дип кистереп әйтергә була, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәиф Галләмов.
Фәнзәви Әхмәтҗанов терлекчелектә озак еллар хезмәт куя. Фидакарь хезмәте өчен бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Хезмәт сөючән, тырыш хезмәтчән буларак ул терлекчелек тармагының барлык серләренә дә төшенгән кеше.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас