Авыл хуҗалыгы
13 август 2025, 09:27

Икмәкнең чын бәясе

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур. Без дә быелгы байлык – алтын бөртекләр белән тулы сарайларны күреп кайтыйк, анда хезмәт куючыларның хәлләрен белик дип, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенә юлландык.

Икмәкнең чын бәясеИкмәкнең чын бәясе
Икмәкнең чын бәясе


Ашлык киптерү җайлан-масы, трактор-машиналар тавышыннан ындыр табагы гөр килеп тора иде.
– Һава торышы бозылса да, ял итәргә вакыт юк безгә, ашлыкны эшкәртеп, чәчүлек орлык салырга кирәк. Ындыр табагында тәҗрибәле, тырыш кешеләр эшли. Һәрберсе үз бурычын яхшы аңлый, шуңа күрә барысына да вакытында өлгерәбез. Ындыр табагында эшләүче бөтен кешегә дә эш бар, – ди ындыр табагы мөдире Лена Сәхипгәрәева. – Быел кырчыларның эше тыгыз бара. Уңыш мул, эш күләме зур, кыска вакыт аралыгында игеннәрне җыеп алырга кирәк. Бодай яхшы булса да, дымлылыгы югарырак. Шунлыктан, берничә мәртәбә җилгәреп, яхшылап киптереп келәтләргә урнаштырырга туры килә. Бу эшне тәҗрибәле механизатор Рәфис Котыев башкара. Көзге чәчү, җир сөрү кебек башка мөһим эшләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый.
Әйе, мәшәкатьлерәк булса да, уңышны тиешенчә саклау хакына барысын да эшли биредәгеләр. Лаеклы ялда булсалар да, Борис ага Сәхаутдинов белән Рәфит ага Вәлиәхмәтов ашлыкны иләп торалар. ЗАВтан җилгәрелгән, кибәктән аерылган тук бөртекләрне ЗИЛ машинасы шоферы Илсур Хәкимов келәтләргә ташый. Тегермәнче Данил Мостафин үзенә йөкләтелгән эшне намуслы башкара – фураж тарта. Ындыр табагы территориясендә чисталык өчен Ләйсән Шәрипова белән Роберт Сәмигуллин җаваплы.
Ындыр табагында зур агрегат янында Рөстәм Солтановны  күргәч, әзрәк аптырап киттем. Яңгыр яву – механизаторлар өчен ял итү түгел икән. Алар үз техникасының төзеклеген тикшерәләр. Ярты гасырга якын хезмәт стажы булган Рөстәм ага да Case IH агрегатын тикшереп, пар җире эшкәртергә чыгарга җыена. Көне генә яхшырсын.
Менә шундый күләмле эшләр башкарып, һәр участокта өлгерлек, уңганлык күрсәтә Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре.

Икмәкнең чын бәясе
Икмәкнең чын бәясе
Икмәкнең чын бәясе
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас