

– Кортчылык белән беренче тапкыр 2000 елны эшли башладым. Элеккеге “Искра” колхозының кортбакчасына эшкә урнаштым. Аңарчы шу-шы колхозда механизатор булып эшли идем. Элеккеге кортбакчаның хуҗасы Җәвит ага хаклы ялга китәргә уйлагач, мине әле-ге урынга тәгаенләделәр. Авылда үссәм дә кортчылык тармагы буенча берни дә белмәгән кеше бит инде мин. Шулай да күршеләрнең умарталары бар иде, алар кортлар караганда кечкенәдән кызыктым. Бәлки шуңадыр да бу эшкә тотынырга курыкмаганмындыр. Килеп чыккан сорауларга җавапны тәҗрибәле умартачылардан һәм ки-тапханәдәге китаплардан таба идем. Минем өчен умарталыкта иң авыры корт аерган чак иде. Еш кына күч агачка сыра. Артларыннан менми кая барасың. Җәвит абый: «Тиен кебек йөрисең», – ди иде. Җыеп төшәсең, корт анасы калса, тагын үрмәлисең, – дип үзенең яңа тармакта эшли башлаганын сөйли кортчы абзый.
Илдар Шәйхетдинов үзе дә сабыр холыклы, тәртипле, акыллы, белемле кеше. Ашыкмый, кабаланмый. Ул эшләгән елларда хуҗалык районда алдынгылыкны бирмәгән. Унике ел буена биредә эшләгәч, колхоз тарала. Илдар абый үзенең яраткан һөнәре белән шәхси хуҗалыгында шөгыльләнә башлый. Карап торуга бик ансат күренгән эшне Илдар абый бер җәй эчендә ничә кат кулыннан үткәргәнен үзе генә белә. Бүген кайсы умартаны караганын, нишләгәнен һәр-көнне махсус дәфтәргә язып бара.
– Умарталыкта эш март уртасында башлана, ноябрьнең унбишләрендә бетә: умарталар омшаникка – умарта өенә кышлау-га күчерелгәч. Без бит колхозчы санала идек – кышын бригадка эшкә чыга идек әле элек. Әмма умарталыкны да ташлап бетермисең. Тычканнар тимәсен дип күз-колак булырга кирәк. Урамда һава торышы үзгәрсә, суытып җибәрсә дә менәсең: җылы чыкмасын дип кар өясең. Бал кортларын иң тырышларга саныйм мин. Бер бал корты гаиләсе бер көнгә якынча өч миллион чәчәкне серкәләндерә! Бал вакытында, бертуктамый, көне-төне эшли алар. Көндез бал җыялар, төнлә түргә шуны эшкәртеп салалар: алар бит урман-кырдан, басудан нектар алып кайта, ә аның 40 проценты судан тора. Төнлә кортлар балны куерта. Кичен чыгып тыңлап торсаң, шаккатасың: оя гөжләп эшләп утыра – трактор тавышлары килә. Көчле умарта гүләвеннән, билгеле. Мин шуны тыңларга яратам, – дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты Илдар ага.
Илдар Шәйхетдинов-ның кортбакчасында булып без шуны аңладык: кортчылык тармагында эшләү өчен үзеңә дә бал кортлары кебек уңган, тырыш булырга кирәк. Тәҗрибәле кортчы янында булып, аның эш тәртибе белән танышып чыккач, биредәге эшне бармак белән генә санап бетереп булмавын аңладык. Әмма ләкин һәр эшне үз вакытында башкара барсаң гына мул бал алуга ирешеп булуына да инандык.
Гөлназ Хуҗина.